(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче ноябрь, Зилә Гайфи). Хәзерге
минутларда башкала Ратушасында 2014-2020 елларга һәм 2030 елга кадәр
перспектива белән Казанның юл хәрәкәте оештырылышының комплекслы схемасы
проектын эшләүгә багышланган утырыш бара. Чарада Казан Мэры Илсур Метшин, Берләшкән
милләтләрне үстерү программалары, РФ Транспорт министрлыгы, ТР Министрлар
кабинеты вәкилләре, район администрацияләре башлыклары, Башкарма комитетның
структур бүлекчәләре җитәкчеләре, эшче төркем әгъзалары һәм проект, транспорт
һәм иҗтимагый оешма вәкилләре катнаша.
Утырышны ачып, Илсур Метшин фикер алыша торган мәсьләнең
әһәмиятлелеген билгеләп үтте. Казанның урам-юл челтәрен камилләштерү шәһәр
сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге өлкәдәге беренче
актив адымнар Универсиадага әзерлек чорында ясалды. “Без “Юл хәрәкәте
оештырылышының комплекслы схемасы” проектын эшләү өстендә бер генә ай эшләмәдек.
Зур күләмдә, җентекле эш башкарылды. Шәһәрнең урам-юл челтәрен үстерү буенча
Универсиаданы уздыруга әзерлек вакытында зур адым ясалды. “Яндекс. Пробки”
сервисы мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә без бу юнәлештә Россиядәге иң зур
уңышка ирешкән шәһәрләрнең берсе булып торабыз. Шулай да бу безгә ял итәргә
сәбәп түгел. Әлеге мәсьәлә белән системалы төстә шөгыльләнергә тиешбез. “Юл хәрәкәте
оештырылышының комплекслы схемасы” проектын эшләү барышында без битараф
булмаган казанлылардан күп кенә тәкъдимнәр алдык. Әлеге документларның берсе дә
киштәдә тузан җыеп ятмаячак. Әлбәттә, бюджеттагы акча беркайчан да җитми, әмма
без Татарстан Президенты ярдәменә өметләнәбез. Берләшкән милләтләр оешмасына
үсеш программасын әзерләүләре, финанслауда катнашулары өчен рәхмәт әйтәсе килә”,
- диде Мэр.
Экспертларның чыгышы алдыннан утырышта катнашучыларга
видеоролик күрсәтелде, биредә Казандагы транспорт ситуациясе анализы
нәтиҗәләре, шулай ук урам-юл челтәре үсешенең төп вариантлары җиткерелгән.