Кафил Әмиров: "Казан Мэриясе законлылыкның югары дәрәҗәсен хуплый"
Казан Мэриясенең прокуратурадан курку өчен сәбәбе юк - биредә законлылыкның югары дәрәҗәсе саклана. Мондый фикерне бүген шәһәр прокуратурасы ачылу тантанасында Татарстан прокуроры Кафил Әмиров белдерде. Церемониядә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.