Җылы су бирү хезмәтен туктатып тору 21 көннән артып китсә, бу гадәттән тыш хәл, дип саный шәһәр башлыгы.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Шәһәр җылылык үткәрү торбаларын киләсе ягулык сезонына әзерләү буенча төзекләндерү эшләре билгеләнгән график буенча үткәрелергә тиеш. Җылы су белән тәэмин итү хезмәтен туктатып тору күрсәтелгән вакыт аралыгында үтәлмәгән очракта бу гадәттән тыш вакыйга буларак кабул ителәчәк. Бу турыда бүген эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәрнең Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин искә төшереп узганча, Казанда ягулык сезоны 5-нче май көнне тәмамланды. И. Гыйниятуллин 2014-2015 елгы ягулык сезоны аварияләрсез үтеп китте, диде. Җылылык белән тәэмин итү аз сүндерелеп, төзекләндерү эшләре тиз арада башкарылган.
Инде хәзер үк ягулык сезоны тәмамлануга җылылык үткәрү торбаларын һәм җайланмаларны төзекләндерү буенча планлы эшләр башланып китте, дип хәбәр итте И. Гыйниятуллин. Шулай итеп, 12-нче майдан 14-нче майга кадәр “Казан җылылык челтәре” компаниясенең филиалы җылылык үткәрү торбаларының ныклыгын һәм тыгызлыгын тикшерү буенча гидравлик сынаулар, ягъни опрессовка үткәрә. Җылылык челтәрләрендә кимчелекле урыннарны ачыклау максатыннан 14 магистраль җылылык үткәрү торбасы тикшерелә. “Опрессовка 3-4 көн дәвамында үткәрелә. Сынаулар нәтиҗәсендә кимчелекле урыннар ачыклана һәм киләсе ягулык сезонына аларны төзекләндерү буенча эшләр башланачак”, - диде комитет рәисе. Ул шулай ук компаниянең җылылык белән тәэмин итү җирлегендә яшәүче кулланучыларның опрессовка үткәрелгән көннәрдә җылы су бирү хезмәтеннән файдалана алмаячакларын әйтте. “Жилплощадка” микрорайонында яшәүчеләр әлегә җылы судан файдалана алалар. Биредә җылы су белән тәэмин итү июнь уртасында туктатылачак. “Шәһәрнең үзәк өлешендә һәм “Горки” микрорайонында урнашкан җылылык үткәрү торбаларында сынаулар үткәрелгәннән соң, алар буенча төзекләндерү эшләре башлана. Бу вакытта җылы су белән тәэмини итү хезмәте туктатыла. Туктатылуның норматив вакыты 21 көннән дә артмаска тиеш”, - дип сөйләде И.Гыйниятуллин.
“Казан шәһәрендә җылы су белән тәэмин итү хезмәтен туктату опрессовка, реконструкцияләү, җылылык компанияләрендә, ресурслар белән тәэмин итү оешмаларында капиталь һәм агымдагы төзекләндерү эшләрен башкару буенча расланган график нигезендә гамәлгә ашырыла. Җылы су белән тәэмин итү хезмәтен туктату графиклары Казан Мэриясенең рәсми порталында урнаштырылган”, - диде Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин җылы су бирү хезмәтен туктатып тору турындагы хәбәрне шәһәр халкына вакытында җиткерү бурычын йөкләде. “Барлык хезмәтләр дә башкарыласы эшләргә 21 көн бирелгәнлеген белергә тиеш. Без шушы вакыт аралыгында тиешле барлык эшләрне башкарып чыгарга бурычлы. 21 көннән артып киткән икән, димәк, бу гадәттән тыш хәл буларак кабул ителәчәк”, - диде шәһәр башлыгы. Илсур Метшин шәһәр халкына мөрәҗәгать итеп, кайбер уңайсызлыкларны аңлап кабул итсәгез иде диде. “Без киләсе ягулык сезоны ниндидер уңышсыз вакыйгалардан башка үтсен өчен, аңа бик җитди итеп әзерләнергә тиеш”, - дип сүзен тәмамлады Илсур Метшин.