Казан эшмәкәрләре яшелчә һәм җиләк-җимешләр, туңдырма һәм эчемлекләр генә түгел, шул ук вакытта үсентеләр, сөт сата алачаклар, шулай ук спорт кирәк-яракларын арендага бирү, фотография хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлекләре бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче май). Бу елда Казан муниципалитеты эшмәкәрләргә сезонлы сәүдә өчен 335 урын тәкъдим итәчәк. Казан эшмәкәрләре традиция буенча яшелчә һәм җиләк-җимешләр, туңдырма һәм эчемлекләр генә түгел, шул ук вакытта үсентеләр, сөт сата алачаклар, шулай ук спорт кирәк-яракларын арендага бирү, фотография хезмәтләрен күрсәтү мөмкинлекләре бар. Шәһәрнең урам сәүдәсе сезонына әзерлеге турында бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең Икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов сөйләде.
Иван Кузнецовның сүзләренә караганда, Икътисади үсеш комитеты тарафыннан әзерләнгән сәүдә объектлары эше схемасы беренче чиратта эшмәкәрләрнең һәм халыкның мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү, сәүдә объектларын тәртипкә салу, килешү барышын “үтәкүренмәле” һәм аңлаешлы итү, шәһәр казнасына өстәмә керемнәр кертүне тәэмин итү максатыннан эшләнгән.
2014 елда беренче тапкыр сезонлы сәүдәне тормышка ашыруның уңайлы схемасы булдырылды, ул үзенең беренче уңай нәтиҗәләрен күрсәтте.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, узган елда урнаштыруның яңа кагыйдәләрен кабул итү аркасында урам сәүдәсе урыннарын тәртипкә салып булды. Тәртипкә салуга шулай ук документларны җайлы гына килештерү схемасын кертү дә ярдәм иткән.
“Башка шәһәрләрнең тәҗрибәсе өйрәнелде, эшмәкәрләр белән узган ел нәтиҗәләре буенча фикер алышынды. Дислокация схемасы икеләтә киңәйтелде – 335 объектка кадәр. Продуктлар һәм хезмәтләр категориясе исемлеге киңәйтелде – хәзер эшмәкәрләр үсентеләр, сөт сата ала, спорт кирәк-яракларын арендага биреп тора, фотографияләр хезмәтен күрсәтә ала”, - диде Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары.
Узган елдагы кебек үк, җәйге урам сәүдәсенә урыннар аукционнарда булдырылачак. Март аеннан эшмәкәрләр өчен торгларда катнашу кагыйдәләренә өйрәтү эшләре оештырылды.
Казан Мэры Илсур Метшин сезонлы урам сәүдәсе кече эшмәкәрлек өчен дә, халык өчен дә мөһим тармак дип билгеләп үтте. Сезонлы сәүдә объектларын тәртипкә салу белән сәүдә мәдәнияте барлыкка килә, дип ассызыклады ул.