Илсур Метшин җаваплы хезмәтләргә, район башлыкларына шәһәрлеләрнең интернет аша мөрәҗәгать итү, “кайнар линия” телефоннары һәм “Ачык Казан” сайты аша билгеләнгән конкрет адреслар буенча узарга кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Казанда җылылык җибәрү эшләре тулысынча тәмамланган. Н.Столбов урамы районында җылы белән тәэмин ителмәү буенча җылылык җибәргән вакытта җылылык торбаларында дефектлар ачыклануына бәйле аерым искәрмәләр бар. Әлеге участокта ремонт эшләренең кайчан тәмамлануы турында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
Ул өченче атнада ук Казанда социаль өлкәдәге барлык объектларның җылы белән тәэмин ителгәнен, үзәк җылылык белән тәэмин итүнең башка барлык объектларына да җылы җибәрү эшләре тәмамланганын хәбәр җиткерде. “Чәршәмбе көнне без җылысыз булган торак милекчеләре иптәшлегенең соңгы йортына җылылык җибәрдек”, - дип хисап тотты ТКХ комитеты рәисе.
Казан Мэры Илсур Метшин Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисеннән казанлылардан салкын батареяларга зарларның нидән килеп торуы белән кызыксынды. Искәндәр Гыйниятуллин бүгенге көндә шәһәрлеләрдән килә торган мөрәҗәгатьләрнең кимү баруына ышандырды. “Кышкы җылылык белән тәэмин итү чорында мөрәҗәгатьләр килүнең уртача дәрәҗәсенә чыктык. Бу төп эшләрнең башкарылганлыгы турында хәбәр итә”, - дип белдерде доклад укучы.
Илсур Метшин җаваплы хезмәтләргә, район башлыкларына шәһәрлеләрнең интернет аша мөрәҗәгать итү, “кайнар линия” телефоннары һәм “Ачык Казан” сайты аша билгеләнгән конкрет адреслар буенча узарга кушты. Шәһәр башлыгы йортларны карап тикшерүдә үзе дә катнашачагына ышандырды. “Әйдәгез җылы белән тәэмин итү оешмалары, идарәче компанияләр, хезмәт күрсәтү оешмаларының ничек эшләгәнен тикшерәбез. Эшне ахырына җиткерергә кирәк”, - дип шәһәр халкы проблемаларына игътибарлы булырга чакырды шәһәр башлыгы.
Фото om1.ru сайтыннан алынды.