Шәһәр башлыгы ТР Президентының яңа ярдәмчесе һәм ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгына уңышлар теләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Ләйлә Фазлыеваны һәм Альбина Шәвәлиеваны яңа эшкә билгеләнүләре белән котлады. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр башлыгы хезмәттәшләренә башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде һәм алга таба да уңышлар теләде.
Шәһәр башлыгы ТР Президентының яңа ярдәмчесе һәм ТР Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе башлыгының казанышларын билгеләде.
“Универсиаданы әзерләү һәм үткәрүнең иң катлаулы һәм җаваплы чоры – 4 ел дәвамында Ләйлә Фазлыева безнең белән эшләде. Аның җитәкчелегендә шактый күп яңалык һәм башлангыч булды, аларны Ләйлә Ринатовна республика күләмендә тормышка ашырачагында шикләнмибез. ТР Президенты ярдәмчесе вазифасына билгеләнүе республикабыз башлыгының ышанычын белдерә”, - дип ассызыклады Казан Мэры.
Шәһәр башлыгы Президентның яңа ярдәмчесенә уңышлар теләде. Ләйлә Фазлыева, үз чиратында, шәһәр башлыгына аның җитәкчелегендә командада эшләргә өйрәнүе һәм җитәкче буларак формалашуына рәхмәтен белдерде. “Хөрмәтле коллегалар, безгә килеп ирешкән мәсьәләләрне бергә хәл иттек. Минем өчен Казан – яраткан шәһәрем, бөтен җиргә Казаннан да әйбәтрәк шәһәр юклыгын ышандырасым килә. Минем өчен Казан – тормышымда приоритет, эшчәнлегемдә - өстенлек”, - дип ассызыклады Ләйлә Фазлыева.
Шулай ук шәһәр башлыгы ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсен җитәкләгән Альбина Шәвәлиеваны да котлады. “Альбина Шәвәлиева әлеге вазифага иң яхшы һәм лаеклы кандидатура иде – республикабыз җитәкчелегенең фикере бу. Казанның ГХАТ идарәсе башлыгы буларак ул республикабызда гына түгел, аннан читтә дә үрнәк алырлык шактый кызык һәм яңа нәрсәләр тәкъдим итте”, - диде Илсур Метшин.
Альбина Шәвәлиева Илсур Метшинга рәхмәт сүзләрен белдерде. “Әти-әни йортын калдырып киткән яшь килен кебек хис итәм үземне, бер яктан, бераз моңсу, икенче яктан – шатлыклы үзгәрешләр көтә. ГХАТ проблемалары Казан өчен беркайчан икенче планда булмады. Хөрмәтле хезмәттәшләрем, уртак эш башкардык, рәхмәтлемен сезгә. Сезнең командада эшләвем белән горурланам һәм бәхетлемен”, - дип билгеләде ул.
Илсур Метшин яңа билгеләнешләр белән котлады һәм Альбина Шәвәлиевага “Казан файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте өчен” аерым хөрмәтләү билгесен тапшырды.