Казан Мэры Җиңү паркындагы реконструкцияләү барышын бәяләде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы октябрь). Казанның Җиңү паркында реконструкция һәм яңарту эшләре дәвам итә, хәрби техникага реставрация бетеп килә диярлек. Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилеена әзерлек эшләре барышы белән танышып кайтты.
Күчмә эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Дамир Фәттахов, “Шәһәрне төзекләндерү” МУП җитәкчесе Камил Закиров катнаштылар.
Казан Мэры Җиңүнең 70 еллыгына нибары ярты ел вакыт кына калып барганлыгын, җәйге чорда зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Шәһәр җитәкчесе ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка Җиңү паркына биргән зур игътибары өчен рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук хәрби техниканы торгызу эшләрендә катнаша торган предприятиеләргә, паркның попечительләр советы башлыгы, “Челтәрле компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиевка, шулай ук район администрациясенә рәхмәт белдерде. “Җиңү паркы бөтен дөнья белән торгызыла. Эшләр әле җитәрлек”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.
Казан Мэры күпчелек эшне якын арада, ягъни суыклар җиткәнче һәм карлар ява башлаганчы бетерергә кирәк дип билгеләп үтте, ә кышын исә аларны махсус җылытылган биналарда дәвам итәргә кирәк булачак. “8-нче май көненең киченә бер генә эш тә калырга тиеш түгел”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Җиңү паркын яңарту һәм реконструкцияләү эшләре барысы да билгеләнгән график буенча бара, күбесе инде төгәлләнгән, кайберләре бетү ягында.
Җиңү паркында 6 километр озынлыктагы су сибү системасы эшләнгән, тавыш, видео теркәү җайланмалары һәм чыбыксыз интернет урнаштырылган, 977 кв. метр мәйданда техника өчен пьедестал әзерләнгән. Ут баганалары челтәрләренә ремонт ясау, балалар һәм уен мәйданчыклары, газон, агачлар утырту, трансформаторлык станцияләре, “Хәтер китабы” мемориалы һәм кулланыштагы бәдрәфкә ремонт ясау буенча эшләр алып барыла.
Парк территориясен караган вакытта Илсур Метшин бер буш постаментка игътибар итте. Игорь Куляжев сүзләренә караганда, анда киләчәктә легендар Т-34 танкы куелачак.
Шәһәр җитәкчесе шулай ук яңартылган Җиңү паркының шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева белән раслатылган эскизы һәм парктагы балалар өчен мәйданчык проектының планировкасы белән танышты.
“Яңартылган паркның картинасы инде күз алдына килеп баса, ул әлеге зур датага, хөрмәтле ветераннарыбызга лаеклы итеп ясалачак. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына, һичшиксез, ветераннарга без яхшы бүләк ясаячакбыз”, - дип белдерде Казан Мэры.