Җөмһүриятебез җитәкчесен шәһәр башлыгы Илсур Метшин озата йөрде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда оештырылган беренче милли мәгариф үзәгендә булды. Казанның 2-нче номерлы татар гимназиясе базасындагы әлеге үзәк буенча экскурсиядә Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, КФУ ректоры Илшат Гафуров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче гимназиясе быелның 1 сентябреннән алып яңа статуста – Милли мәгариф үзәге статусында эшли. Үзәкнең төп үзенчәлеге – ана телендә белем алуның өзлексез булуын гамәлгә ашыру, ягъни балалар бакчасыннан алып югары уку йортын тәмамлаганчы халыкның тарихы, традицияләре һәм мәдәнияте нигезендә белем алу. Гимназия Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Казан федераль университетының ана телендә белем алуны оештыру тәҗрибәсен гомумиләштерү һәм тарату буенча ресурс үзәге булачак.
Татарстан Президентына бүген мәктәптәге музей бүлмәләрен, шул исәптән Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган экспозицияне күрсәттеләр. Монда мөхтәрәм кунакларга XIX гасырның кайбер экспонатларын да тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, мәктәптә 400 берәмлеккә якын татар рәсем сәнгате һәм скульптурасы үрнәкләре дә саклана, шуларның бер өлешен бүген Татарстан Президенты да карады.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, актлар залында мөхтәрәм кунаклар өчен балалар иҗат коллективы чыгышы оештырылган иде, ә спорт залында милли көрәш осталары бил алышты.
Татарстан Президенты ашханәдә булды, укучыларга тәкъдим ителә торган ризыкларның төрлелеге белән танышты.
Фоторепортаж