Уку елы башыннан шәһәрнең спорт объектларында һәм спорт мәктәпләрендә “Ачык ишекләр көннәре” узды
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Татарстан башкаласының спорт объектларында һәм спорт мәктәпләрендә узган Ачык ишекләр көннәрендә 9 меңнән артык казанлы катнашкан. Чара нәтиҗәләре буенча 4,5 мең кеше спорт белән шөгыльләнүгә язылган. Бүгенге эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев шундый мәгълүмат китерде.
Исегезгә төшерәбез, уку елы башыннан спорт объектларында һәм спорт мәктәпләрендә “Ачык ишекләр көннәре” узды, аларны шәһәрнең район администрацияләре һәм югары уку йортлары белән берлектә Физик культура һәм спорт комитеты оештырды.
Илгиз Фәхриев белдергәнчә, Ачык ишекләр көннәренең төп бурычы булып казанлылар арасында физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүне популярлаштыру торды.
Ачык ишекләр көннәре кысаларында спорт объектларына һәм спорт мәктәпләренә 9000 артык кеше килгән. Шулардан спорт мәктәпләренә 3400 артык бала язылган, ә “Сәламәтлек бишьеллыгы” кысаларында якшәмбе көннәрендә түләүсез нигездә үткәрелә торган дәресләргә меңнән артык кеше язылган. Йөзү, нәфис гимнастика, футбол, фигуралы шуу һәм хоккей иң популяр спорт төрләреннән кала, дип билдерде Илгиз Фәхриев.
Аның сүзләренә караганда, Ачык ишекләр көннәренә килүчеләргә спорт комплекслары турында, аларда урнашкан мәктәпләр хакында тулы мәгълүмат бирелде.
Казан Мэры Илсур Метшин спорт белән шөгыльләнергә теләүче балалар санының кимемүенең әһәмиятен ассызыклады.