Урта гомуми белем бирү мәктәбе 1375 укучыга исәпләнгән булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Укытучылар көне алдыннан шәһәр башлыгы Илсур Метшин Казан шәһәре Яңа Савин районындагы Бондаренко урамы буенча яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты.
Күчмә киңәшмәдә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин, “Казаньцентрстрой” ААҖ җитәкчесе Ринат Сафин, шулай ук булачак мәктәпнең директоры Эльвира Наумова катнашты.
Урта гомуми белем бирү мәктәбе 1375 укучыга исәпләнгән булачак. Мәктәпне салу тулы көчкә бара: төзүчеләр өч катны күтәргән, 25-нче октябрьдән соң мәктәпкә җылы җибәрү планлаштырыла, шуннан соң төзүчеләр эчке отделка эшләренә тотына алачак. “Быел җир биләмәсе территориясенә барлык челтәрләрне кертү - барлык челтәрле оешмалар каршында торган бурыч” – дип хәбәр итте Азат Нигъмәтҗанов. Эльвира Наумова сүзләренә караганда, мәгариф учреждениесе лингвистика юнәлешендә булачак, әмма хәзерге вакытта инженер профессияләренең актуаль булу сәбәпле, математика, физика һәм химия фәннәренә дә игътибар шактый зур булачак.
“Казаньцентрстрой” ААҖ җитәкчесе Ринат Сафин үз чиратында төзелешне тиешле финанслау булган очракта 2015 елның 1 сентябренә мәктәп үз эшен башлаячак.
Очрашу ахырында Илсур Метшин Эльвира Наумованы һәм Казанның барлык мөгаллимнәрен һөнәри бәйрәм белән котлады.