Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XXXVI сессия утырышы алдыннан узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин бүген республика һәм шәһәркүләм бүләкләрне тапшырды. Бүләкләү тантанасы Казан шәһәре Думасының XXXVI сессия утырышы алдыннан узды. Аерым хөрмәтләү билгеләре белән Татарстан башкаласы үсешенә зур өлеш керткән казанлылар бүләкләнде.
ТР Президенты боерыгы белән намуслы хезмәте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш керткәне өчен ТР Президентының рәхмәте Казан Башкарма комитеты Аппаратының эшләр белән идарә итүче урынбасары Айрат Исхаковка белдерелде.
Казан Мэры боерыгы нигезендә намуслы хезмәтләре һәм сәламәтлек саклау системасы үсешенә шактый зур өлеш керткәннәре өчен мактау грамоталары белән 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең баш шәфкать туташы Венера Бондарева һәм 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсе баш табибының медицина өлеше буенча урынбасары Рәис Мостфаин бүләкләнде.
Илсур Метшин ТР Дәүләт Советына булган сайлауларда узган Казан шәһәре Думасы депутатларына шәһәр бүләкләрен тапшырды. Казан Мэры боерыгы нигезендә намуслы хезмәтләре һәм шәһәр үсешенә шактый зур өлеш керткәннәре өчен “Казан шәһәре файдасына башкарган мактауга лаеклы хезмәте һәм батырлыгы өчен” аерым хөрмәтләү билгеләре белән “Бәхетле” генераль директоры Мөслимә Латыйпова, “Водоканал” МУП директоры Андрей Егоров, “Трест Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова, 2-нче номерлы Автотранспорт предприятиесенең директоры Альберт Мөхәммәтшин, “Казметрострой” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов, КДМУ ректоры Алексей Созинов, “Байлык 3” ҖЧҖ директорының беренче урынбасары Руслан Йосыпов бүләкләнде.
“Җиде хезмәттәшебез ТР Дәүләт Советына сайланды. Бу – сайлаучыларның ышаныч билгесе”, - дип ассызыклады Илсур Метшин һәм закон нигезендә Дәүләт Советына сайланган депутатларның Казан шәһәре Думасы депутаты вәкаләтләрен калдырырга тиешлеге хакында искә төшерде.