Депутатлар 17 мәсьәлә буенча фикер алышачак
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Шәһәр Ратушасында Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин узган Казан шәһәре Думасының XXXVI сессия эше башланды. Теркәлү мәгълүматларына караганда, 50 депутаттан 43-е бар, димәк карар кабул итү өчен кворум бар дигәнне аңлата. Көн тәртибенә 17 мәсьәлә чыгарылган: Балаларга өстәмә белем бирү системасы турында; Яшәү урынына карап физик культура һәм спортны үстерү концепциясе турында; “Шәһәр халкына 2007-2027 елларга торак” программасына үзгәрешләр кертү турында; Казанның Социаль ипотека программасы буенча торак алуда кичектергесез ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләре турында; Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Административ-техник инспекция идарәсе” муниципаль казна учреждениесе” турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Транспорт комитеты” муниципаль казна учреждениесе турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәрендә реклама конструкцияләрен урнаштыру турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре Думасы аерым карарлары гамәлдән чыккан дип тану турында; Казанның Төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында; Казан шәһәре урамнарына исем бирү турында; Муниципаль берәмлекләр чикләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсендә ачык тыңлаулар үткәрү турында; Казан шәһәре Думасының аерым карарларын гамәлдән чыккан дип тану турында; Оештыру мәсьәләләре. Төрлесе.