Казан ратушасында бөтен дөньяга танылган музыкаль фотографның күргәзмәсе ачыла
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). Казанда үзенең иң яхшы хезмәтләрен танылган музыкаль фотограф Гисберт Ханекроот тәкъдим итәчәк. Бүген Казан ратушасында мастерның “От АББЫ до ЗАППЫ. Рок-фотографии 1970х” дип исемләнгән шәхси күргәзмәсен журналистлар өчен тәкъдим итү булып узды. Әлеге чарада шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов, Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе Евгения Лодвигова, Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева катнашты.
Күргәзмә эше Мәскәүнең Бертуган Люмьерлар исемендәге фотография үзәге белән берлектә Казан Мэриясе ярдәме белән оештырылды.&nb Экспозициягә рок-музыка чәчәк аткан чорның 70 фотосурәте кергән. Гисберт Ханекроот дөньякүләм рок-музыкасының күпчелек йолдызын төшергән. Автор миллионнар кушылып җырлаганнарның сәхнә образыннан тирәнрәк үтеп, йолдызны түгел, ә шәхесне сурәтләргә омтыла.
Казан Мэры Гисберт Ханекроотка мондый күргәзмәне оештырырга ризалашканы өчен рәхмәтен белдерде. Илсур Метшин фотокүргәзмәнең шәһәр халкына яхшы бүләк булачагына ышанычын белдерде. Шуны әйтергә кирәк, фотосурәтләр остасы Казанда фотография төшерергә яратучылар өчен 2 остаханә эше үткәрергә ризалашты. Аның беренчесе фотограф-студентлар өчен оештырылачак, икенчесе – фото төшерергә яратучылар өчен.
Очрашу ахырында Илсур Метшин һәм Гисберт Ханекроот бүләкләр белән алмашты. Казан Мэры танылган фотографка – түбәтәй, кунак исә, үз чиратында, шәһәр башлыгына “Abba...Zappa Seventies Rock Photography” китабын бүләк итте.
Күргәзмәнең рәсми ачылышы иртәгә, 4-нче октябрь көнне була һәм 23-нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.