Илсур Метшин Алексей Истоминның Җиңү юбилеен бәйрәм итү хакындагы теләкләрен тыңлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Викторович Истомин белән очрашты.
“Бездә өлкәннәр ункөнлеге игълан ителде. Без яшьләрне һәм җәмәгатьчелекне хөрмәтле олы буынга аерым игътибар бирергә чакырабыз. Нигездә, мондый игътибар һәркөн күрсәтелергә тиеш, әмма бу сезгә кунакка килеп сезнең йөкләмәләрегезне тыңлап китү өчен яхшы сәбәп”, - дип мөрәҗәгать итте ветеранга шәһәр башлыгы.
Алексей Викторовичка быел март аенда 88 яшь тулган, ул Мэрга оныклары турында ничек кайгыртканы хакында сөйләде, Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча тәкъдимнәре белән бүлеште һәм хәрби елларны искә алды.
Казан Мэры Алексей Викторовичның Сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитетының актив катнашучысы булганын, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның истәлеген мәңгеләштерү комиссиясенең рәисе булып эшләгәнен һәм актив җәмәгать эшчәнлеген алып барганын билгеләде.
Саубуллашканда Илсур Метшин Алексей Викторовичка нык сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде һәм кабат якынлашып килүче Бөек Җиңүнең юбилее хакында искә алды. “Әйдәгез Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бергәләшеп әзерләник һәм илебез, республикабыз, шәһәребез белән лаеклы рәвештә бәйрәм итик”, - диде шәһәр башлыгы. Шәһәр җитәкчесе ветеранга күчтәнәчләр һәм микродулкынлы мич бүләк итте.