Шәһәр башлыгы ике ил һәм халык арасындагы элемтәнең үсеп ныгыуына ышанычын белдерде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Төркия Республикасы һәм Казан арасындагы элемтә ныгый гына барачак. Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дылмач белән очрашу барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Казан Мэриясендә узган очрашуда шулай ук шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов һәм Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы Гөктер Осман катнашты.
Очрашуны ачкан вакытта Илсур Метшин Төркия Республикасының генконсулын сәламләде һәм Татарстан башкаласында аңа уңышлы эш теләде. Шәһәр башлыгы Казанны Турхан Дылмач үз итәчәгенә, ә ике халык арасында туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту буенча актив эш дәвам итәчәгенә ышанычын белдерде.
“Без барлык партнерларга һәм инвесторларга бик игътибарлы булырга тырышабыз. Әмма Төркия Республикасы, коллегаларыбыз белән булган мөнәсәбәтләр зур шатлык һәм канәгатьләндерү хисе дә бирә, чөнки без – кардәшләр”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Шәһәр башлыгы ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләр ике лидер Владимир Путин белән Рәҗәп Әрдоган дәрәҗәсендә булган кебек, муниципаль дәрәҗәдә дә үскәнен билгеләде. Илсур Метшин искә төшереп узганча, Төркиядә Казанның берничә тугандаш шәһәре бар, болар – Анталия, Әнкара. Төркиянең рәсми булмаган башкаласы – Истанбул белән Татарстан башкаласын икътисади, мәдәни, туристик һәм эшлекле актив мөнәсәбәтләр бәйләп тора.
Очрашу барышында Турхан Дылмач туризмны үстерү темасына кагылды. Илсур Метшин туристлык мөнәсәбәтләрне үстерүнең кирәклеге белән килеште. Ахырда шәһәр башлыгы ике ил һәм халык арасындагы элемтәнең үсеп ныгыуына ышанычын белдерде.