Бакча ачылышы белән сабыйларны һәм аларның әти-әниләрен Казан Мэры Илсур Метшин котлады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы сентябрь). Казан шәһәренең Киров районында 2-нче Юго-Западная ур.,25 адресы буенча инглиз телен тирәнтен өйрәтә торган яңа балалар бакчасы ачылды. Бакча ачылышында Казан Мэры Илсур Метшин, Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгының беренче урынбасары Наил Минвәлиев һәм башкалар катнашты.
81-нче номерлы катнаш төрдәге “Карлыгач” (“Ласточка”) балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән. Аны бу елның март аенда сала башлаганнар, сентябрь уртасында бина куллануга тапшырылган. Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренә караганда, кеше күп яши торган районда яңа балалар бакчасын ачу – зур шатлык. “Бу якларда күптәннән социаль объект ачканыбыз булмады, шуңа күрә әлеге бәйрәмгә икеләтә шатланасы килә. Әлеге балалар бакчасы ачылышына көч куйган барча кешегә, иң беренче чиратта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Балалар бакчасы мөдире сүзләренә караганда, тәрбиячеләрнең 90%-ы рус, татар һәм инглиз телләрен яхшы белә. Шуларның 40%-ы тагын француз телен дә белә.
Шуны да билгеләп узарга кирәк, яңа балалар бакчасында физик яктан тәрбияләү һәм төрле авыруларга профилактика үткәрүгә зур игътибар биреләчәк. Бакчада яхшы җиһазландырылган физкультура залы һәм медицина блогы бар.
Балалар бакчасы ачылышы уңаеннан концерт оештырылды. Сабыйлар үзләренең җырлау, бию сәләтләрен, инглиз һәм татар телләрен өйрәнүдәге казанышларын күрсәттеләр.
Казан Мэры балаларның мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә йөрүнең кирәклеген ассызыклады. “Нәкъ менә балалар бакчасында балаларыбыз җырларга, биергә өйрәнә, белем алуның нигезләренә төшенә башлый һәм коллективта булырга, дус булырга өйрәнәләр”, - диде шәһәр башлыгы.
Ахырда Илсур Метшин бәйрәмдә катнашучыларны котлады, балаларга сәламәтлек, уңышлар теләде һәм баллы торт белән спорт җиһазы сатып алыр өчен сертификат тапшырды.