Илсур Метшин фикеренчә, Мэриядә тагын бер матур традиция барлыкка килә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Шәһәр Башкарма комитетының яшь хезмәткәрләренә эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Мэры хезмәт таныклыклары тапшырды. Илсур Метшин фикеренчә, шулай итеп, Мэриядә тагын бер матур традиция барлыкка килә.
"Җитәкчеләр иңнәренә шәһәребезнең миллионлы халкы өчен зур җаваплылык ята. Әмма без – зур команда, һәм кеше хакимиятнең башкарма комитеты органнары структурасына проблемасы белән килгән вакытта, һәрвакытта да мэрны, район башлыгын яисә МУП директорын күрми. Иң беренче итеп кабинетларда күргәннәр – яшь “үсентеләр”ебез, шуңа күрә хакимият нәкъ менә алардан башлана”, - дип ассызыклады Илсур Метшин, башлангычның әһәмиятлелеген ассызыклап.
Шәһәр башлыгы яшь хезмәткәрләргә кешеләргә хезмәт итү бурычын куйды. “Без хакимият баррикадасының алгы позициясендә, муниципаль хезмәткәрнең һөнәре менә нәрсәсе белән аерыла”, - дип билгеләде Илсур Метшин. Аның сүзләренә караганда, Башкарма комитет хезмәткәрләренә әңгәмәне дөрес корып, мөрәҗәгать итүченең мәсьәләсен хәл итү перспективаларын күрсәтә белү мөһим.
“Бу – зур юл, без сезне үзебезне сафларда сәламлибез. Яңа хезмәттәшләремә бик теләп кул кысачакмын”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.