Тимер юл вокзалында парковка бәясен билгеләгән вакытта дөньякүләм кабул ителгән тәҗрибәне исәпкә алырга кирәк, дип саный Казан Мэры.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Казанның Тимер юл вокзалы парковкасына керү, дөньякүләм практикасына караганда, бушлай булырга тиеш. Туризм үсеше программасы хакында фикер алышкан вакытта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин шулай дип белдерде.
Илсур Метшин сөйләп узганча, Казанның массакүләм мәгълүмат чараларында Казан вокзалы территориясенә кергән вакытта автомобильчеләр түләргә мәҗбүр дигән зарлар барлыкка килә башлаган. “Дөньякүләм практика шуны күрсәтә, әгәр син территориягә пассажирны төшереп калдырырга гына керәсең икән, бу – бушлай. Әгәр син машинаңны тукталышка куярга җыенасың икән - әлеге хезмәтне парковкадагы тариф нигезендә түләргә кирәк була”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Тимер юл вокзалы территориясендә паркингны төзегән инвесторның җаваплылыгын билгеләп, шәһәр башлыгы әлеге объектның туристларның шәһәр хакында формалашкан тәэсиренә әһәмияте зур икәнен ассызыклады.
“Әйдәгез бу мәсьәләне бөтен дөнья хәл иткәнчә чишәбез”, - дип чакырды Илсур Метшин һәм туризм мәсьәләләрендә ваклыклар юк дип билгеләде.
Фото trip-guide.ru сайтыннан алынды.