Шәһәр территориясен санитар чистарту буенча традицион ункөнлек 8-нче октябрь башлана һәм 18-нче октябрь көнне гомумшәһәр җыештыру өмәсе белән тәмамлана
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Кыш башланыр алдыннан Казан генераль җыештыру эшенә әзерләнә. Территорияне санитар чистарту буенча традицион ункөнлек 8-нче октябрь башлана һәм 18-нче октябрь көнне гомумшәһәр җыештыру өмәсе белән тәмамлана. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе барышында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисенең урынбасары Рәйес Зәйнетдинов хәбәр итте.
Ункөнлек кысаларында 20 млн кв.м юлны, 130 бакча, парк, скверны, 17 млн кв.м яшел зонаны һәм кеше күпләп җыела торган урынны, куркынычсызлык киртәләре һәм тукталыш павильоннарын, 3800-дән артык ишегалды һәм контейнер мәйданнарына якын территорияләрне тәртипкә китерү планлаштырыла, дип хәбәр итте Р.Зәйнетдинов. Шулай ук агачлар утырту һәм урам-юл челтәре төзекләндерү элементларынннан рөхсәтсез рекламаны бетерү оештырылачак.
“Күрсәтелгән эш күләмен башкарыр өчен декадникны үткәрү чорына 1500 техника берәмлеге җәлеп итү планлаштырыла”, - дип хәбәр итте Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары. Ул ел саен декадник кысаларында 50 меңнән артык казанлы катнашканын өстәде.
Кыш башланганчы төзекләндерү хезмәтләре алдында торган беренчел мәсьәләләрдән – шәһәр территориясен рөхсәтсез чүп өемнәреннән арындыру. Р.Зәйнетдинов сүзләренә караганда, ел башыннан 99 рөхсәтсез чүп җыю урыны ачыкланган. Шулардан 76-сы бетерелгән. “Җыештыру ункөнлеге барышында аларны ачыклау һәм бетерү эшен тәмамларга кирәк булачак”, - дип нәтиҗә ясады профильле комитет рәисенең урынбасары.
“Кышка кергәнче тәртип урнаштырырга, чираттагы генераль җыештыру өмәсен үткәрергшә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.