1-нче октябрьдән башлап Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар башлана
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). 1-нче октябрь көнне Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган декада старт ала, аның кысаларында олы буын казанлыларга аерым бер хезмәтләр бушлай күрсәтеләчәк. Шәһәрдә нинди чаралар узачагы турында бүген эшекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләп узды.
Ләйлә Фазлыева искә төшереп узганча, бүгенге көндә Татарстан башкаласында 326 мең 434 пенсионер яши – бу Казан халкының гомуми саныннан 27,4% тәшкил итә. Шулай итеп, игълан ителгән декада кысаларындагы чаралар шәһәр халкының өчтән бер өлешенә кагылачак.
Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары сүзләренә караганда, төрле акцияләр һәм хәйрия чараларына аерым игътибар бирелгән. Шулай итеп, чәчтарашханәләрдә һәм мунчаларда, көнкүреш техникасын, киемнәрне ремонтлау хезмәтләре бушлай күрсәтеләчәк, шулай ук хәйрия ашлары уздырылачак. “Хәйрия ашлары оештыру эшенә актив рәвештә Казанның эре һәм шулай ук кече учреждениеләре дә кушыла”, - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.
Доклад укучы сүзләренә караганда, шәһәрдә сәламәтлек саклау учреждениеләрендә шулай ук чаралар, ачык ишекләр көннәре, өйдән чыга алмаган пенсионарларга мәҗбүри бару оештырыла. Татарстан башкаласының мәдәният учреждениеләрендә һәм музейларында чаралар үткәрелүе каралган.
Аерым бәйрәм чаралары шәһәр районнарында оештырылачак: 2-нче октябрь – Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары өлкәннәре өчен, 8-нче октябрь – Вахитов һәм Идел буе районнары пенсионерлары өчен, 30-нчы сентябрь – Киров һәм Мәскәү районнары өлкәннәре өчен. Совет районында яшәүче өлкәннәр өчен бәйрәм “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә 3-нче октябрь уздырыла. Өлкәннәр ункөнлеген тантаналы рәвештә ачу 1-нче октябрь Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында оештырыла. Моннан тыш, Казанның ГХАТ бүлекләрендә гаилә тормышының 77 алтын һәм 12 бриллиант юбилейларын бәйрәм итүчеләрне хөрмәтләячәкләр.
Илсур Метшин өлкәннәр ункөнлегендә катнашкан барлык учреждениеләр хезмәткәрләренә, алар өлкән буынга карата мөмкин булган кадәр игътибарлы булсын өчен, инструктаж үткәрергә кушты.
Фото poznaimir.net сайтыннан алынды.