Акциянең өченче этабы кысаларында октябрь дәвамында казанлылар Казан шәһәре территориясендә законсыз рәвештә урнаштырылган уен оешмалары фактлары турында хәбәр итә алачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Казанда 1-30 октябрь көннәрендә “Халык инвентаризациясе” шәһәркүләм акциясенең өченче этабы уза, аның кысаларында Татарстан башкаласында яшәүчеләр законлы булмаган уен салоннары эшчәнлеге турында хәбәр итә алачак. Акциянең беренче ике этабы нинди нәтиҗәләр китергәне, өченче этап кысаларында эшнең ничек оештырылачагы хакында Казан Башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ратмир Шәйдуллин хәбәр итте.
Акциянең өченче этабы кысаларында октябрь дәвамында казанлылар Казан шәһәре территориясендә законсыз рәвештә урнаштырылган уен оешмалары фактлары турында хәбәр итә алачак. “Без гражданнардан законсыз уен салоннары, букмекерлык конторалары, покер клублары турында 200-04-04 номер буенча шалтырату үзәгенә, Казан Мэриясенең Интернет аша кабул итү хезмәтенә һәм Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетында кабул итәчәкбез”, - дип белдерде Ратмир Шәйдуллин. Ул Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты сайтында гражданнарга мобиль җиһаздан файдаланып, объект фотоларын урнаштырып һәм шәһәр картасында маркер белән билгеләп уен заведениеләрен тикшерүгә заявкалар җибәреп булганын искә төшерде.
Җитәкче килеп ирешкән һәр мөрәҗәгать нигезендә комитет хезмәткәрләре тикшерү эшләрен үткәреп, материалларны ТР прокуратурасына, ТР буенча ЭЭМ, ТР буенча Куркынычсызлык хезмәте идарәсенә - хокук саклау органнарына җибәреләчәгенә ышандырды.
“Халык инвентаризациясе”н үткәрү Казан территориясендә урнашкан һәр законсыз уен салонын ачыкларга, контрольгә алырга ярдәм итәчәк. Әлеге мәгълүмат ярдәмендә хокук саклау органнары законсыз эшчәнлекне тыеп, гаеплеләрне җаваплылыкка тарта алачак. Безнең халык – иң уяу тикшереп торучы. Чираттагы тапкыр инициативаны хуплап кабул итәрләр дип ышанабыз”, - дип доклад укучы казанлыларны проектта катнашырга чакырды.
Ахырда ул Комитетка иң күп мөрәҗәгать юллаган акциянең иң актив катнашучыларына традиция буенча грамота һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак дип белдерде.
Казан Мэры Илсур Метшин “Халык инвентаризациясе” кебек акцияләрнең эшләгәнен һәм конкрет нәтиҗәләр биргәнен хәбәр итте. Шәһәр башлыгы “Халык инвентаризациясе” акциясен мөмкин булган кадәр ачык итәргә кушты, һәр мөрәҗәгатьтән соң тикшерү нәтиҗәләре сайтта урнаштырылырга тиеш дип белдерде.
Фото vm.ru сайтыннан алынды.