Спортның су төрләре буенча чемпионатына кадәр 300 көн калды
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Бүген Бауман урамында Спортның су төрләре буенча чемпионат башлануына кадәр 300 көн калуын исәпләгән стела эшли башлады. Стеланы тантаналы ачуда Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Чарада шулай ук синхрон йөзү буенча атказанган спорт мастеры, өч тапкыр Олимпия чемпионы, өч тапкыр дөнья чемпионы, тугыз тапкыр Европа чемпионы исемен яулаган, алып баручы һәм актриса Мария Киселева, өч тапкыр Олимпия чемпионы булган, унибиш тапкыр дөнья чемпионы, җиде тапкыр Европа чемпионы Светлана Ромашина, шулай ук Казанның “Большой куш” төркеме лидеры Рөстәм Чанышев катнашты.
Тантанада ике спортчы һәм Казан рок-төркеме лидеры 2015 елгы дөнья чемпионаты илчеләре статусыларына ия булган. Илчеләргә багышлауны Казан Мэры Илсур Метшин уздырды, кунакларга ышаныч грамоталары һәм шарфлар тапшырды.
Ахырда Казан Мэры Илсур Метшин 2015 елгы дөнья чемпионатының яңа илчеләре белән стеланың символик төймәсенә басып, аны эшләтеп җибәрделәр.