Бүген Казан ратушасында юридик факультетның 210 еллыгына багышланган тантаналы кичке аш мәҗлесе оештырылды
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бүген Казан ратушасында юридик факультетның 210 еллыгына багышланган тантаналы кичке аш мәҗлесе оештырылды, әлеге чара Казан Мэры – Казан федераль университеты юридик факультетының Попечительләр советы рәисе Илсур Метшин исеменнән уздырылды.
Казан ратушасының колонналар залында КФУның юридик факультетының 200-дән артык укытучысы, шул факультетны тәмамлаучылар һәм студентлар катнашты. Үзләре шул факультетны тәмамлаучылар арасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Казан Мэры Илсур Метшин бар иде.
“Юрфакта үткәргән вакытыбызны зур хөрмәт, ярату белән искә алам. Укырга кергән чорны, Түбән Камага кайткан вакытыбызны хәтерлим, мин үземне әле генә космоска менеп төшкән җиңүче Гагарин итеп хис итә идем. Студент булу хөрмәтенә лаек булганнарга шулай карыйлар иде. Биш ел бик тиз узды, студентларыбызның белемен арттыруын дәвам иткән укытучыларыбызны күрергә шатмын”, - диде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук Казан федераль университетының юридик факультеты элеккечә Россия Федерациясендә һәм БДБ илләрендә юридик белем бирүдә маркасын югалтмавы өчен горурланганын билгеләде.
ТР Премьер-министры шулай ук КФУ юридик факультетын үзе һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тәбрикләде.
КФУ юридик факультетының 210 еллыгы уңаеннан кунаклар өчен фуршет һәм ТР танылган мәдәният хезмәткәрләре катнашында тере музыкадан торган мини-концерт оештырылды.