“Тургай” дип исемләнгән яңа балалар бакчасы 100-нче номерлы мәктәп территориясендә урнашкан һәм 120 балага исәпләнгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Бүген Казанның Отары бистәсендә беренче балалар бакчасы ачылды. Яңа мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнәчәк балаларны, аларның әти-әниләрен һәм педагогларны котларга дип Казан Мэры Илсур Метшин килде. Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте мәсьәләләре буенча урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, шәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов катнашты.
“Тургай” дип исемләнгән яңа балалар бакчасы 100-нче номерлы мәктәп территориясендә урнашкан һәм 120 балага исәпләнгән. Илсур Метшин бәйрәм тантанасына җыелган халыкны әлеге озак көтелгән вакыйга белән котлады һәм республика һәм федераль программалары кысаларында быел Татарстан башкаласында 28 яңа балалар мәктәпкәчә учреждение төзелеп куллануга тапшырылачагын искә төшерде. Шәһәр башлыгы бүгенге вакыйганың әһәмиятен ассызыклап үтте.
Әти-әниләр һәм педагоглар балалар бакчасының ачылышы уңаеннан шатлыкларын билгеләп уздылар – балалар бакчасы якын урнашкан һәм балаларны җәмәгать транспортына утыртып ерак алып барасы юк. Яңа балалар бакчасының иркен бүлмәләрендә сыйфатлы отделка ремонты эшләнгән. Югары квалификацияле педагоглар коллективы җыелган.
“Балаларыбыз сәләтләрен лаеклы шартларда тормышка ашыра алачак. Ә сәләтлеләребез, күргәнебезчә, шактый”, - дип билгеләде Илсур Метшин балалар бакчасын ачу уңаеннан оештырылган бәйрәм концерты вакытында.
Шәһәр башлыгы барысын да бәйрәм белән котлап, сәламәтлек һәм бәхетлек теләде, бакча мөдиренә спорт җиһазы алуга – сертификат, ә балаларга торт бүләк итте.
Җавап итеп балалар бакчасы мөдире коллектив исеменнән шәһәр башлыгына бистәгә күрсәтелгән игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук яңа балалар бакчасында “сәламәт, шаян балалар” үсәчәк дип вәгъдә итте.