Казахстандагы ТР Мәдәният көннәренә багышланган бәйрәм чараларында Илсур Метшин да катнаша.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Астанага Казахстанда ТР Мәдәнияте көннәренә багышланган бәйрәм чараларында катаншу өчен килде. Астана шәһәре аэропортында Татарстан Республикасы Президентын Астана шәһәре Хакиме Имангали Тасмагамбәтов, Россия Федерациясенең Казахстан Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Михаил Бочарников, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, "Ак-Барс Холдинг" ААҖ җитәкчесе Иван Егоров һәм башкалар каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президентының эш программасында – шәһәр хакиме Имангали Тасмагамбәтов белән киң составта очрашу, Казахстан Республикасы Парламенты Сенаты Касым-Жомарт Токаев белән, шулай ук татар җәмәмгатьчелеге җитәкчеләре белән очрашу каралган, дип хәбәр итә ТР Президентының рәсми сайты.
Исегезгә төшерәбез, 19-ыннан алып 20-нче сентябрьгә кадәр Казахстан республикасында Татарстан республикасы көннәре бара. Республика башкаласы Астанага рәсми һәм бәйрәм чараларына Татарстаннан 700-гә якын кеше барды, шул исәптән рәсми затлар, эшлекле һәм мәгариф өлкәләреннән вәкилләр, мәдәният хезмәткәрләре, республиканың 65 предприятие директоры. Рәсми чараларда Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәрнең Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Мэриянең структур бүлекчәләре вәкилләре катнаша.
Чара кысаларында эшлекле очрашулар, мәдәни программалар булуы көтелә. Иртәгә Астананың "Хан Чатыр" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда татар халкының милли бәйрәме Сабан туе уздырылачак.
Мәдәни программаның оештыручылары – ТР Мәдәният министрлыгы, Казан Башкарма комитеты һәм Татарстан республикасының Кукмара муниципаль районы.