Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы октябрь). Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы киңәшмәдә катнашучылар Казанның үзәк өлешендә объектларны төзү һәм төзекләндерү проектлары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев һәм башкалар катнашты.
Раслау өчен проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте. Бу, аерым алганда, Мәрҗани урамындагы аз катлы йортларны төзекләндерү проекты, Федосеевская урамында Халыкара мәгариф үзәге (3-4 катлы бина, инде булган панорамага кертелгән) проекты, Университет урамында кунакханә комплексы, Карл Маркс урамындагы 53 йортка административ-сәүдә бинаны кушып төзү проекты һәм башкалар.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Маяковский-Некрасов урамнарындагы төзелеп бетмәгән күпкатлы йорт мәсьәләсе турында да сөйләште (бина бик озак төзелә, төзелеш турындагы карарны 88 өлешкә кереп төзүче көтә). Объект төзелеше тәмамланачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнехановка шулай ук Мәскәү урамы белән Яхин урамы киселешендә автосалон төзү проектын күрсәттеләр. Проект буенча бинаның алгы ягы пыяладан буда, ул микрорайонның гомуми кыяфәтенә туры килми. Татарстан Республикасы Президенты объектның фасадын үзгәртүне яисә аны шәһәрнең башка өлешенә (үзәктә түгел) күчерү мөмкинлеген карауны тәкъдим итте.
Алга таба катнашучылар сөйләшүгә кабат тәкъдим ителгән, әйтелгән төзәтмәләрне кертеп башкарылган, объектлар проектларын карадылар. Аерым алганда, Нариманов урамы 66 йорт бинасы расланды (катлар саны киметелде), Маяковский урамындагы офислар бинасы (төзәтмәләр кертелде), Гладилов урамы 55 йорт проекты (фасад камилләштерелде) расланды.
Фото sithosequit.3dn.ru сайтыннан алынды.