351 фатирга исәпләнгән 5 йорт югары әзерлек дәрәҗәсендә
(KZN.RU, 5-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе районының Подаметьевская урамында социаль ипотека программасы буенча салынган 4 йортта төзелеш эшләре барышын тикшерде.
Шәһәр башлыгын Башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзү сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитетның Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов, башлык урынбасары, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының объектларны финанслау һәм кабул итү идарәсенең баш инженеры Федор Милашевич һәм “Казаньцентрстрой” ААҖ генераль директоры Ринат Сафин озата йөрде.
Подаметьевская урамындагы 987 фатирга исәпләнгән яңа микрорайон әлегә 4 күп фатирлы торак йорттан тора, төзелеш эшләре республикакүләм социаль ипотека программасы кысаларында бара. Хәзерге вакытта 4-нче номерлы йорт төзелеп беткән һәм биредә эчке отделка эшләре бара, ул октябрьдә куллануга тапшырылыр дип планлаштырыла. 1-3 номерлы йортлар төрле төзелеш этапларында – катларга бетон салына, штукатурка эшләре бара. Торакның гомуми мәйданы 60 мең квадрат метрны тәшкил итә. Ринат Сафин аңлатып узганча, мондый эш күләмендә инженерлык челтәрләрен салу шактый вакыт таләп итә, бу исә объектны куллануга тапшыру вакытында сизелергә мөмкин.
Төзүчеләргә шулай ук торак комплекс территориясен төзекләндерергә, шул исәптән паркинг төзергә, яңгыр канализациясен салырга, территорияне яшелләндерергә һәм балалар мәйданчыгын җиһазландырырга туры киләчәк. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта нормативлар нигезендә комплекс территориясенә машинада керү һәм чыгу мәсьәләсе хәл ителә: бүлү полосасы һәм юлда җәяүлеләр кичү урыны булдырыла.
Илсур Метшин парковка мәсьәләсе ни рәвешле хәл ителәчәк дип сорады. Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, проектта 280 машина урынына исәпләнгән җир асты паркингы каралган, моннан тыш, автомобильчеләр өчен йорт янындагы машина урыны (стоянка) урнашачак. Шул ук вакытта паркинг төзелеше өчен подрядчы билгеләнмәгән, чыгымнар сметасын төгәлләштерү таләп ителә.
Мэр паркинг мәсьәләсен кичектермичә хәл итү кирәклеген ассызыклады. “1 мең кешегә диярлек паркингсыз торак комплекс төзү – бирегә күчүчеләрне белә торып газапларга дучар итү дигән сүз. Халык машиналарын калдырачак Тихомирнов урамындагы яңа юлга да паркинг юклыгы яный. Торакны, шул исәптән, социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортларны паркингсыз куллануга тапшырырга ярамый!” – дип билгеләде Илсур Метшин.
Социаль ипотека программасы буенча төзелгән һәм куллануга тапшыру вакыты бу елга билгеләнгән калган йортларга килгәндә, аларның 5-се югары әзерлек дәрәҗәсендә. Шул исәптән, бу – Бирюзовая урамы буенча 84 фатирга исәпләнгән 2-нче номерлы йорт, 142 фатирга исәпләнгән Колыма урамы буенча 1 һәм 2-нче номерлы йортлар, Горсовет урамы буенча 45 фатирлык һәм Һади Такташ урамындагы 80 фатирлык йортлар.
Әзер диярлек дәрәҗәдәге объектларның куллануга тапшыруның сузылуы шәһәр башлыгында сораулар уятты. “Әгәр барлык шелтәләр эш тәртибендә бетерелә икән, ни өчен йортлар тапшырылмый?” – дип канәгатьсезелеген белдерде Мэр.
Ринат Сафин объектларның бер өлешендә инженерлык челтәрләренә тоташтыруга бәйле проблемалар калуын сөйләп узды. Аерым алганда, июньдә төзелеп беткән Горсовет урамындагы һәм Юдино бистәсенең Колыма урамындагы бер ай элек төзелеп беткән 2 йорт турында сүз бара.
Вокзал урамындагы 1, 2 һәм Оренбург трактындагы 1, 2 йортлар Универсиада вакытында волонтерлар өчен апарт-отель буларак кулланылды. Хәзерге вакытта әлеге йортларда мебельләрне җыю эшләре бара, шулай ук туклану шатерлары урнашкан участокларда төзекләндерү эшләре тәмамлана.
Илсур Метшин йортларга чиратта торучыларны төзелгән йортларга кертүне тизләтергә кушты. “Универсиада үтте, йортларны куллануга тапшырып, кешеләрне кертергә вакыт”, - дип нәтиҗә ясады Мэр.