Ратушада шәһәр һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру чарасы узды.
(KZN.RU, 2-нче сентябрь). РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитетының рәисе Игорь Шувалов “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены һәм “Казанның мактаулы гражданины” билгесе белән бүләкләнде.
Шәһәр һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы бүген Казан ратушасында узды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин катнашты.
Игорь Шувалока “Татарстан Республикасы алдаындагы казанышлары өчен” орденын тапшырыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов 2013 елның җөмһүриятебез өчен үзенчәлекле булуын, ә Казанда узган Универсиаданың – бөтен илебез өчен әһәмиятле вакыйга икәнен билгеләде.
“Бөтендөнья студентлар уеннарын үткәрү бары тик Россия Президенты Владимир Путин һәм беренче вице-премьер Игорь Шувалов ярдәме белән генә мөмкин булды. Универсиада Татарстанның спорт, төзелеш һәм сәламәт яшәү рәвешенә көчле стимул бирде”, - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Универсиада аркасында Казанда “Казан-Арена” яңа футбол стадионы, Спортның су төрләре сарае һәм Универсиада Авылы кебек искиткеч зур объектларның барлыкка килүен билгеләде.
“Шәһәрнең транспорт инфраструктурасы яңартылды. 11 яңа чишелеш, 39 җәяүлеләр кичү урыны, 18 күп катлы парковка төзелде. Метродагы беренче линиянең 5 км озынлыктагы икенче участогы ачылды. “Казан” аэропорты комплексы тулы масштабта яңартылды. Медицина инфраструктарасына аерым игътибар бирелде. Аерым алганда, РКБ һәм ДРКБ модернизацияләнде, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе төзелеп бетте”, - дип искә төшерде Рөстәм Миңнеханов.
ТР Президенты сүзләренә караганда, Универсиада Казанны тагын да танытты, аның ярдәмендә Казан эре спорт үзәгенә әйләнде, аның мирасы бүген татарстанлыларга һәм россиялеләргә истәлекле спорт вакыйгаларында катнашу мөмкинлеге бирә, дип Президент 2015 елда Казанда судагы спорт төрләре буенча дөнья беренчелеге, 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты матчлары узачагын искәртте.
Илсур Метшин Игорь Шуваловка “Казанның мактаулы гражданины” билгесен тапшырды. Әлеге мактаулы исем аңа Казанның социаль-икътисади үсешенә һәм чәчәк атуына, шәһәрнең абруен күтәрүгә, Татарстан башкаласының Россия күләмендә һәм халыкара аренада имиджын күтәрүгә керткән зур өлеше өчен бирелде.
“Бу минем өчен зур мәртәбә. 5 еллык уртак хезмәтебез дәвамында Казаныбыз танымаслык дәрәҗәдә үзгәрде. Илебезгә шундый зур бәйрәм бүләк иткәнебез өчен рәхмәт”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Җавап итеп Игорь Шувалов 2013 елгы Бөтендөнья студентлар уеннарын әзерләү һәм үткәрүдә катнашканнарга рәхмәтен белдерде.
“2013 елгы Универсиада проекты монда, Татарстанда уйлап табылды. Моның өчен рәхмәтемне үзем бик хөрмәт иткән Минтимер Шәймиевкә җиткерәсем килә. Аның җитәкчелегендә Татарстан шундый ноктага җитте, Казанда Бөтендөнья уеннарын кабул итү мөмкин булды. Ул күренекле җитәкче, һәм аның казанышлары аерым алганда, бүгенге көндә республика белән башка бик көчле лидер – Рөстәм Миңнехановның җитәкләвендә дә. Татарстанда эшләү, башка регионнарга караганда, мөгаен, күпкә җаваплырактыр”, - дип белдерде РФ беренче вице-премьеры.
“Бу еллар дәвамында Казан Мэры Илсур Метшинның да талантлы җитәкчелеген күрергә насыйп булды. Универсиада проектын бүлү мөмкин түгел иде. Казан Мэрына авыр участок туры килде, чөнки берәр нәрсә килеп чыкмаганда муниципаль идарә буынын гаеплиләр. Әмма биредә мин башка төрле мөнәсәбәт күрдем. РФ Президенты Владимир Путин Универсиаданы ачкан вакытта Казанның нинди дәрәҗәдә үзгәрүенә гаҗәпләнгән иде. Татарстан халкы бөтен илебезгә дан китерерлек итеп хезмәт итте. Әлеге югары планканы саклавыгызны гына тели алам. Республиканың киләчәге зур, киләчәктә зур эшләр көтә. Җимерергә дигәндә, күпчелек булдыра, ә менә төзү эшен – юк. Татарстан яңаны төзергә сәләтле. Уртак эшебез өчен рәхмәт”, - диде Игорь Шувалов.
Бүген шулай ук түбәндәгеләр бүләкләнде:
- “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ калайчысы Ислам Сәмигуллин ирешелгән хезмәт казанышлары өчен РФ Дуслы ордены белән бүләкләнде.
- “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП кондитеры Әлфия Гайнанова, шулай ук “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП мәктәптә туклану төркеменең җитәкчесе Ирина Сидорина ирешелгән хезмәт казанышлары, намуслы хезмәтләре һәм актив җәмәгать эшчәнлекләре өчен “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗә орден белән бүләкләнделәр.
- “Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты” МУП генераль директоры Марат Каһармановка азык-төлек индустриясе өлкәсендәге күпьеллык намуслы хезмәте өчен “РФ азык индустриясенең атказанган хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
- “С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ программа идарәсе белән станок һәм манипуляторларны төзәтүче Миңнемөхәммәт Гаяновка ирешелгән хезмәт казанышлары өчен “РФ атказанган машина төзүче” мактаулы исеме бирелде;
- “Казэнерго” җитештерү берләшмәсе” МУП генераль директоры Юрий Елисеевка республиканы энергия һәм җылы белән тәэмин ителеш системасы үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Мактаулы хезмәте өчен” медале тапшырылды;
- Казан Мэрының беренче урынбасары, Казан шәһәре Думасы депутаты Иршат Минкинга Казанның социаль-икътисади үсешенә керткән зур өлеше һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасының “Мактаулы хезмәте өчен” медале тапшырылды.