Быел көзен Казанда “Яшел рекорд” кысаларында 40 мең агач утыртылачак
(KZN.RU, 4-нче сентябрь). Казан Мэры Илсур Метшин быелгы көзнең беренче агач утырту эшендә катнашты. Оренбург трактыннан алып Спортның ишкәк ишү төрләре үзәге ягына таба булган борылышта урнашкан мәйданчыкта 24 матур зур чыршы һәм нарат утыртылды. Шәһәр башлыгы искә төшереп узганча, көзен “Яшел рекорд” проекты кысаларында 40 меңнән дә ким булмаган санда үсентеләр утыртылуы көтелә. .
Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесенең төзекләндерү һәм ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Идел буе һәм Вахитов районнары Администрациясенең башлыгы Андрей Лобов, “Горводзеленхоз” МУП идарәчесе Роза Җәббарова һәм предприятиенең башка белгечләре катнашты.
“Горводзеленхоз” МУП башлыгы Роза Җәббарова аңлатып узганча, көз башында утыртылган ылыслы агачлар яхшы үсеп китә, яфраклы агачларның чираты октябрьгә туры килә. Утырту урыны үсемлекләрнең үзенчәлекләрен исәпкә алып сайлана.
“Мисал өчен, трассалар буенда яфраклы үсемлекләр утыртыла, ылыслыларны исә иң элек декоратив үсемлекләр сыйфатында аеруча күренеп тора торган урыннарда утыртабыз”, - дип билгеләде Роза Җәббарова.
Илсур Метшин быел көзен “Яшел рекорд” кысаларында агач утырту эшенә мөмкин булган кадәр җентекләп әзерләнү бурычын куйды.
“Язын без 10 мең агач утырттык, көзен 40 меңнән дә кимрәк булмаган санда утырту зарур. Җылылык трассалары яисә киләчәктә төзелеш эшләре башкарылачак урыннарда агач утыртылмасын өчен, калган ай дәвамында утырту урыннарын игътибар белән карарга кирәк. Узган елда мондый аерым күренешләр күзәтелде, бүтән алай булырга тиеш түгел”, - дип кушты шәһәр башлыгы.
Казан Мэры шулай ук сыйфатлы үсентеләр сайлауның һәм киләчәктә аларны карап үстерү кирәклеген билгеләде. Александр Лобов агачларның узган елдагы сыман Казан, Буа, Арча, Әлдермеш питомникларыннан китерелүе хакында сөйләде. Шулай ук күрше регионнарның предприятиеләре белән хезмәттәшлек дәвам итәчәк.
Үсентеләрне карап үстерүгә килгәндә, Роза Җәббарова сүзләренә караганда, утыртылган вакытта агачларга ашлама кертелә, аннары даими рәвештә су сибелә. Александр Лобов шуны билгеләде, агачларны тиешенчә караганга узган елны утыртылган агачлар чыныккан. Утыртылган агачларның гомуми саныннан 5%-ы гына тернәкләнеп китмәгән.
“Бу – яхшы күрсәткеч. Китерүчеләр белән килешү төзегәндә дә, 8-10 % агач үсеп китмәс һәм алмаштырылачак дип исәпләдек”, - дип бәясен бирде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, “Яшел рекорд” проекты узган елны Казан Мэры И.Метшин җитәкчелегендә “Бердәм Россия” партиясенең Казан бүлеге инициативасы белән старт алды һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды.
2012 елның көзендә проект кысаларында 48 мең агач утыртылган, шуларның яртысыннан күбрәге – зур агачлар һәм 20 мең куак. Агачлар утырту эше 1224 мәйданда, шул исәптән 829 ишегалдында оештырылган.
“Сыйфатлы материал сайлау һәм дөрес итеп карау – безнең төп бурычыбыз. Шулай ук әлеге эшкә мөмкин булаган кадәр казанлыларны да җәлеп итәргә кирәк, Шәһәр көнендә генә түгел, эш көннәрендә дә бергә булыйк. Акциядә кеше күбрәк катнашкан саен, киләчәктә агачларны карап тору да әйбәтрәк булачак”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы.