Шәһәркүләм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы педагогларын рәссамның туган көнендә бүләкләячәкләр
(KZN.RU, 3-нче сентябрь). Бүген күренекле рәссам Константин Васильевның туган көне уңаеннан Казан Мэры Илсур Метшин үзенә шефлыкка алган 169-нчы номерлы мәктәпнең кадетлар классы белән аның музеенда булып кайтты.
Ул рәссамның музей ачылганнан бирле тулыландырылган экспозициясен карап чыкты һәм Васильев музее директоры Геннадий Пронинның шәһәркүләм сәнгать мәктәпләренең иң яхшы укытучылары өчен премия булдыру турындагы фикерен хуплады. Шәһәр башлыгы премияне ел саен рәссамның туган көнендә - 3-нче сентябрь көнне тапшырырга тәкъдим итте.
Шәһәрнең Мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева ел саен Казан Мэры стипендиясе белән яшь галимнәр һәм музыка-сәнгать мәктәпләренең укучылары бүләкләнүен дә шуны искә төшерде. “Яшь талантларны тәрбияләүче укытучыларны бүләкләп әлеге тенденцияне дәвам итәсе килә”, - дип өстәде Геннадий Пронин.
“Бездә Олимпиада хәрәкәтен хуплау бар, һәм без стипендия белән җиңүчеләрне генә түгел, аларның тренерларын да бүләклибез. Шундый ук премияне сәләтле укытучылар – рәссамнар өчен булдыру да дөрес булыр иде. Һәм премия тапшыруны монда, музейда яисә рәссам туган көнендә Казан ратушасында уздырырга кирәк”, - дип фикерне хуплады Илсур Метшин.
Бүген музейда Константин Васильев туган көне уңаеннан – ачык ишекләр көне. Шәһәр башлыгы залларның берсендә узган сәнгать мәктәпләре укучыларының рәсем сәнгате дәресенә кереп чыкты. Кичен рәссамның 71-нче туган көне уңаеннан тантаналы чара узачак.
Музей ачылганнан башлап 2 ай элек төп музей экспозициясе графика, рәссамның скульптура тәҗрибәләре, шулай ук гаиләсе һәм дусларының фотолары, шул исәптән, Васильевның үзе ясаган фотолары белән тулыландырылган.
Айгөл Горнышева рәссамның иҗатына карата булган кызыксыну турында сөйләде. Музейның яңа бинага күчкәннән башлап бирегә килүчеләр саны 10 тапкыр артканы турында хәбәр итте. Рәссам иҗаты белән аена якынча мең ярым кеше таныша. Хәзерге вакытта музейны шәһәрнең төп туристик маршрутларына кертү буенча туристик фирмалар белән актив эш алып барыла.
Төп экспозициядән тыш музейда рәссамның дусты, Бөгелмә геологы һәм рәссамы Фәрит Газизуллинның “Сәяхәтләр юлы” дип исемләнгән күргәзмәсе эшләп килә. Күргәзмә буенча экскурсияне шәһәр башлыгы өчен автор үзе үткәрде.
Бөгелмә рәссамы эшләренең төп өлеше Якутия табигатенә, аның елгаларына һәм тауларына багышланган, биредә ул 20 еллап геолог булып эшләгән.
Рәссам Илсур Метшинга К.Васильевның дуслары язучы һәм музыкант Владимир Саматов һәм Юрий Михалкинга багышланган рәсемнәрен тәкъдим итте. Фәрит Газизуллин Мэрга Константин Васильевның яңа музеен булдырганы өчен рәхмәтен белдерде һәм Мэрга Юрий Михалкин белән бергәләп язылган, аның турындагы истәлекләр китабын бүләк итте. Илсур Метшин бүләк өчен рәхмәтен җиткерде һәм рәссам-геологка иҗади уңышлар теләде.
Исегезгә төшерәбез, Константин Васильевның муниципаль музее Бауман урамында, Петцольд Йортының бер өлешендә 26-нчы июнь көнне ачылды. Яңа музейның мәйданы Константин Васильевның Гвардия урамындагы картиналар галереясеннән 3 тапкыр зуррак. Күргәзмә залларыннан тыш музейда фондны саклау урыны, архив һәм мемориаль зона да бар. Хәзерге вакытта биредә рекреацион, социаль-адаптация һәм белем бирү функциясен үтәячәк заманча музей комплексын булдыру эше бара.