Комитет әгъзалары И.Метшинны Универсиаданың яхшы дәрәҗәдә уздырылуы белән котлады.
(KZN.RU, 6-нчы сентябрь). Казан мэры Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” (ОГМВ) бөтендөнья оешмасының устав мәсьәләләре буенча комитетының чираттан тыш утырышында катнашты. Дөньяның эре шәһәрләренең муниипалитет башлыклары очрашуы Истанбулда (Төркия) узды.
Утырышта кузгатылган төп мәсьәләләрнең берсе – “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр”нең IV бөтендөнья конгрессына әзерлек, әлеге чара 1-4 октябрьдә Марокконың Рабат шәһәрендә булачак. Рабаттагы җирле һәм региональ лидерлар саммиты кысаларында “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасына президент һәм вице-президент сайлау планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, Илсур Метшин “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр”енең вице-президенты һәм оешманың Евразия бүлекчәсе президенты булып тора.
Төп мәсьәлә буенча фикер алышуга керешкәнче, комитет әгъзалары И.Метшинны Универсиаданың яхшы дәрәҗәдә уздырылуы белән котлады. “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” әгъзалары XVII Бөтендөнья җәйге студент Уеннарын уздыруны зур көч таләп итә торган эш булуын билгеләделәр һәм ачылу-ябылу тантаналарын телеэкраннардан караудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Төп мәсьәлә буенча сүз барышында исә Казан мэры Евразия бүлеге исеменнән “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” бөтендөнья оешмасының президентын сайлаганда бүгенге президент Кадир Төпбаш кандидатурасын хуплады.
Комитет әгъзалары бөтендөнья оешманың вице-президентлыкка кандидатураларын расладылар, алар исемлегендә Илсур Метшин, Франция экс-премьер-министры һәм Бордо мэры Ален Жюппе, вице-президент Гуанчжоу мэры Ван Кинглианг бар.
Утырыш барышында оешманың уставы үзгәрү, саммитта катнашучылар составында үзгәрешләр барлыкка килү, Рабаттагы киләсе чаралар турында да фикер алыштылар.