«Елмай»
балалар паркында җыр сәнгате белән бәйле «Яңа дулкын» бәйгесенә багышланган
стела ачылды. Корычтан һәм пыяладан эшләнгән композициянең авырлыгы 400
килограмм тирәсе. Сәнгать эшләнмәсе җыр дулкынын хәтерләтә торган фестиваль
логотибын чагылдыра.
Чараның
ачылыш тантанасында Казан мэры Универсиадага әзерлек чорында ук шәһәрнең
Игорь Крутой командасы белән булдырылган аерым элемтәсен ассызыклады. «Сезне
Татарстан башкаласында күрүе безнең өчен зур дәрәҗә. Казанда «Яңа дулкын»
бәйгесен үткәрү тәкъдиме шәһәребезнең данын еракларга таныткан Универсиада
вакытында ук барлыкка килде. Игорь Яковлевич һәм аның командасы җитәкчелегендә
Уеннарның ачылу, ябылу тантаналары оештырылды. Шул вакыттан бирле сезнең һәр
проектыгыз Казанны тагы да ямьлерәк итә», – дип фикерләре белән уртаклашты
Илсур Метшин.
Башкала мэры музыка
фестиваленең шәһәр мохитенә шул дәрәҗәдә туры килүен билгеләп үтте: ««Яңа
дулкын» Идел һәм Казансу ярларына килеп кагылуга, без биредә бөтенләй яңа
артистлар төркеме белән очраштык. Кичә Раймонд Паулс кичәсендә коеп яңгыр яуды,
ләкин бу да үзгә бер мәгънәгә ия кебек – чөнки кичәдә яңгыр турында бик күп
җырлар яңгырады. Ә бүген исә, стела ачылу көнендә, кояш балкый. Минемчә, бу
хәерле эш». Мэр, шәһәр тормышында Игорь Крутой академиясенең әһәмиятен аерым
билгеләп үтеп, маэстрога тугры дуслыгы һәм мәдәни мохитне үстерүгә өлеш кертүе
өчен рәхмәт белдерде. «Бу стела истәлекле билге булуы белән бергә, илһам
чыганагы да булса иде. Ул балаларыбызга җырларга, биергә дәрт бирсен,
хыялларына илтсен. Һәм бездә һәрвакыт кояшлы «Яңа дулкын» булсын», – дип сүзен
йомгаклады мэр.
Игорь Крутой җавап сүзендә
Казанның фестиваль өчен чын мәгънәсендә туган җиргә әйләнүен белдерде. «Безне
әлеге шәһәр белән бик күп нәрсә бәйли. Мөгаен, моннан да кунакчылрак урынны
башка җирдә табып та булмас. Казанда стела урнаштырылганнан соң безнең бирегә
янәдән әйләнеп кайтуыбыз өчен тагын да саллы нигезебез бар. Әгәр берәрсе кинәт
кенә фестивальнең урынын үзгәртергә теләсә, без: «Юк, Казанда һәйкәлебез бар,
без бәйгене шунда үткәрергә тиеш, дип әйтербез», – дип шаяртты композитор.
Игорь Крутой шулай ук катнашучыларның әзерлек дәрәҗәсен, шәһәр һәм төбәк
җитәкчелегенең оештыру ярдәмен югары бәяләде. «Раймонд Паулсның кичәге
концерты, минемчә, «Яңа дулкын» тарихында иң яхшы чыгышларның алтын коллекциясенә
керәчәк. Әлбәттә, мондый вакыйгаларны уздыру беренче затлар катнашыннан башка
мөмкин дә түгел. Мин иҗатка игътибарлы булган, зур ярдәм күрсәткән мэр Илсур
Метшинга һәм республика рәисе Рөстәм Миңнехановка чын күңелдән рәхмәтлемен», –
диде Игорь Крутой.
Игорь Николаев та
катнашучылардан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул бәйгедә ярыш рухы
сизелүгә карамастан, «Яңа дулкын»ның һәр артистның үзенчәлекле ягын ачуы белән
әһәмиятле чара булуын билгеләп үтте. «Без сәхнәдә күргән чыгыш ясаучыларның һәрберсе
– ул рухи дөньясы бай булган һәм үзенчәлекле шәхес. Сез бер-берегезне
кабатларга тырышмыйсыз, һәрберегез үз юлыгызны эзлисез, бу бик яхшы күренеш.
Бәйге нәтиҗәләре нинди булуына карамастан, без сезгә чын күңелдән якты иҗади
киләчәк телибез. Иҗат сезнең күңел түрендә, ул талантыгыз белән язылган», –
диде артист финалистларга мөрәҗәгать итеп.
2,2 метр биеклектәге,
400 кг авырлыктагы инсталляция корычтан һәм пыяладан эшләнгән. Стеланың авторы
– танылган скульптор Әлфиз Сабиров.
Композиция ритм, көй,
көч-куәт бергә берләшкән җыр дулкынын чагылдыра. Бөгеп ясалган корыч өслекләр
тавыш дулкыны хәрәкәтен хәтерләтә. Пыяла бизәкләр исә һава, яктылык чыганагын
гәүдәләндереп, җыр тирбәнешләре арасындагы киңлекне тасвирлый.
Металлның салкын
ялтыравы һәм пыяланың үтә күренмәле булуы дизайнерлык чишелешенең төп
үзенчәлеге булып тора. Әлеге истәлекле корылмага якты диодлы яктырткыч
куелганлыктан, арт-объект тәүлекнең караңгы вакытында да бик матур булып
күренә.
Сәнгать
эшләнмәсе җыр дулкынын хәтерләтә торган фестиваль логотибын чагылдыра.
Эш нигезендә
талантның үсү, яңа иҗади тарих барлыкка килү үрнәге буларак дулкын хәрәкәтен
күрсәтү идеясы ята. «Скульптураның төрле күзәтү нокталарыннан кызыклы һәм
заманча яктырту җайланмалары ярдәмендә төнлә матур итеп күренүенә ирешү мөһим
иде», – дип билгеләде скульптор.
Бөгеп ясалган өч
эшләнмә көч-куәт җыеп, киңлектә ачылып китә торган җыр дулкынын чагылдыра.
Композициядә Фибоначчи спирале мөһим роль уйный: аның математик гармониясе
сызыкларның хәрәкәт траекториясен билгели.
Проект бер ел тирәсе
эшләнгән. Әлфиз Сабиров сигез эскиз ясаган, финал вариантын 3D-модельләштергән.
Скульптура Кытайда
ясалган һәм автор аның һәр этабын шәхсән үзе контрольдә тоткан.
Стела
янында «Яңа дулкын» барельефын ачтылар
Стела белән бергә
паркта «Яңа дулкын»ның бронза барельефы ачылды. Ул 2009 елда Юрмалада ЮНЕСКО
һәм халыкара «Чаша мира» оешмасы катнашында барлыкка килгән күптәнге
традициянең бер өлеше буларак эшләнгән.
Барельефны
ясау эше белән скульптор Зөлфия Мөхәммәтҗанова – Россиянең Татарстан буенча
Рәссамнар берлеге әгъзасы, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы
педагогы җитәкчелек иткән. Композицияне булдыруда бәйгенең 12 финалисты да
катнашкан. «Яңа дулкын» логотибы янында катнашучылар үзләренең үзенчәлеген,
иҗади юлын чагылдырган өлгеләр урнаштырган. Мәсәлән, Казан егете Игнат Изотов
барельефны татар мәдәнияте үрнәкләре – өчпочмак һәм чәй белән бизәгән.
Белоруссиядән килгән София Рөстәмова үз иленең рәсми булмаган тамгасын –
күкчәчәкне өстәгән. Ника Терентьева композицияне канат сурәте белән
тулыландырган. Башка финалистлар үзләренең имзаларын, тәхәллүсләрен, шәхси
билгеләрен язып калдырган.
Бронзадан ясалган яңа
эшләнмә паркта узган елгы фестиваль барельефы белән янәшә урнаштырылган.
Стела һәм
барельефны ачу тантанасыннан соң парк сәхнәсендә бәйгедә җиңү яулаган Әрмәнстан
кызы Флора Бичахчян чыгыш ясады, ул Олег Газмановның «Танцуй, пока молодой»
җырын башкарды. Аннары сәхнәдә финалга узган егет-кызларның барысы бергә «Яңа
дулкын» гимнын башкарды.
Исегезгә төшерәбез, «Новая
волна/Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны
ачыклау, аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни тәҗрибә
уртаклашу, яңа музыка әсәрләрен һәм башкаручыларны популярлаштыру максатыннан
үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга
кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – федераль «Сириус» территориясендә
үткәрелгән. Бәйгене Татарстан башкаласында уздыру тәкъдиме беренче тапкыр 2014
елда Казан шәһәре Думасы утырышында яңгыраган.
Быел бәйге 20 августтан
26-сына кадәр уздырыла. Быел төп бүләк өчен биш илдән: Әрмәнстан, Беларусь,
Казахстан, Грузия илләреннән һәм Россиядән 12 финалист көрәште. Финалда
Татарстан җырчысы Игнат Изотов та катнашты. Әрмәнстан кызы Флора Бичахчян
җиңүче дип танылды. Бәйге мәйданчыгы итеп «Ак Барс Арена» стадионы янындагы
«New Wave Hall» концерт залы сайланды.