Киләсе атнада Казанның иң проблемалы чүплек мәйданчыклары төзекләндерү кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәүче 40 камера белән җиһазландырылачак. Җайланмалар чүпне махсус билгеләнмәгән урыннарга ташлау очракларын ачыкларга ярдәм итәчәк. Бу хакта үзенең докладында Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко сөйләде.
Казан мэры Илсур Метшин, автомат рәвештә теркәү тулысынча гамәлгә керсен өчен, камераларны кыска вакыт эчендә урнаштырып бетерергә кушты. «Административ комиссияләрнең төп бурычы – кешене штрафка тарту түгел, ә хокук бозуларны кисәтү. Без кешеләрдә җаваплылык хисен тәрбиялибез. Шәһәрдәге уңайлылык төзекләндерү хезмәтләре һәм идарә итүче компанияләр эшенә генә бәйле түгел, ә яшәүчеләрнең кагыйдәләрне төгәл үтәвеннән дә тора», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Әлеге проект 2025 елда башланган программаның дәвамы булып тора. Узган ел җайланманы Авиатөзелеш һәм Совет районнарындагы ике мәйданчыкта сынап караганнар. Бу алым үзен тулысынча аклады: кагыйдә бозулар саны кимегән, ә кешеләр чүп контейнерлары тирәсенең чистаруын билгеләп үткән. Яңа 40 камера якын вакыт эчендә иң күп чүп җыела торган мәйданчыкларда урнаштырылачак.
Камераларны урнаштыру нокталарын киңәйтү Административ-техник инспекция идарәсе эшен тулысынча цифрлаштыруның бер өлеше булып тора. Алданрак Казан, машина хуҗаларын ачыклау өчен, ведомстволарның мәгълүмат базаларын уртак цифрлы системага берләштергән шәһәрләр арасында беренче булган иде. Бу исә административ эшләрне карау вакытын 34 көннән 10 көнгә кадәр кыскарткан, өч белгечнең эше тулысынча автоматлаштырылган, ә система эшли башлаганнан бирле автомат рәвештә 500 меңнән артык мөрәҗәгать эшкәртелгән.
2026 елда автомат рәвештә теркәү мөмкинлекләре тагын да арткан. Хәзер система түбәләрдә боз катуын һәм боз сөңгеләре барлыкка килүен, бина фасадларының җимерелүен, шулай ук рөхсәтсез ясалган граффитиларны күрә ала.
Бу технология күчемсез милек хуҗаларын да автомат рәвештә ачыклый. Нәтиҗәдә инспекторларга административ материалларны әзерләү генә кала. Хәзерге вакытта система сынаулар узган һәм шәһәрдә тулысынча эштә кулланылырга әзер.