2026 елның беренче яртысы йомгаклары буенча административ комиссияләр 136 мең материалны караган — бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 9 процентка күбрәк. Каралган эшләрнең төп өлеше гадәттәгечә төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, муниципаль парковкалардан дөрес файдаланмау һәм транспорт чараларын яшеллек саклану зоналарында калдыру белән бәйле. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко сөйләде.
Сизелерлек үсеш төзекләндерү кагыйдәләрен бозу очракларына туры килә – каралган материаллар саны 136 процентка арткан. Бу узган кышның гадәттән тыш карлы булуы белән бәйле: явым-төшемнәр күп булу сәбәпле, түбәләрне һәм территорияләрне чистартуны аеруча каты күзәтчелек астында тотарга туры килгән. Нәтиҗәдә, күчемсез милек объектларын һәм аңа якын-тирә җирләрне тиешенчә карамаган өчен 1,5 меңнән артык карар чыгарылган.
Шул ук вакытта хокук бозуларны автоматик рәвештә теркәү системасын камилләштерү дәвам итә. Яшеллек зоналарында машина калдырган өчен төзелгән беркетмәләр саны кимесә дә, автомат режимда чыгарылган карарлар күләме якынча 18 процентка арткан. Бу исә санлы күзәтү коралларының чынлап та нәтиҗәле эшләвен исбатлый.
Елның беренче алты аенда түләүле муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен каралган материаллар саны 8 процентка арткан. Машина йөртүчеләрнең иң еш ясаган хаталары үзгәрешсез кала, аерым алганда, бушлай туктап тору вакытын уздырып җибәрү һәм түләмәү, түләү вакытында ялгышу, парковка зонасын дөрес күрсәтмәү һәм машинаның дәүләт номерын хаталы кертүне билгеләргә була. 15 июньнән гамәлгә кергән соңыннан түләү хезмәте мондый хокук бозулар санын киметер дип көтелә.
«Беркетмәләр саны арту күзәтчелекнең тагын да кырыслануын күрсәтә. Бу аеруча кышкы чорга кагыла, чөнки кайбер кибет хуҗалары һәм бина милекчеләре карны чистартмый һәм чыгармый. Башка хокук бозулар да бар, мәсәлән, кайбер территорияләрдә тәртипсез калдырылган машина аркасында балаларга уйнар урын калмый. Без алга таба да моның белән көрәшәчәкбез», – дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.
Инвалидлыгы булган кешеләр белән профилактика эше аеруча игътибар үзәгендә тора. Мәгълүмати системаның Федераль инвалидлар реестры белән берләштерелүе нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр санын сизелерлек киметеп булган. Моннан тыш, Башкарма комитет инициативасы белән, муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен беренче тапкыр бозган инвалидларга карата административ җаваплылыктан азат итү һәм телдән кисәтү ясау чарасы кулланыла. Ел башыннан бирле бу чара 4 мең 697 кешегә карата кулланылган.