Казанның Идел буе районында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Хөсәен Мәүлүтев урамының Танк урамыннан Гарифьянов урамына кадәрге участогын яңарталар. 1,1 чакрым озынлыктагы участок транспорт агымы көчле булган Рихард Зорге урамын бушата һәм Зыятдинов исемендәге 18 нче шәһәр клиник хастаханәсенә керү юлын тәэмин итә. Кичә ремонт эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде. Гомумән алганда, Казанда урам-юл челтәрен капиталь төзекләндерү эшләре 50% ка үтәлгән.
«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Хөсәен Мәүлүтев урамын яңарту транспорт агымы көчле булган юлны бушата, җәяүлеләр һәм велосипед юллары булган һәм яңа яктырту терәкләре урнаштырылган 18 нче шәһәр хастаханәсенә уңайлы керүне тәэмин итә, – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин. – Бүгенге көндә урам-юл челтәрен төзекләндерү программасы буенча эшләр 50 процентка үтәлгән. Подряд оешмалары, яңартылган юлларны вакытында тапшыру өчен, эре магистральләрдә дә, кечкенә бистә урамнарында да, гомумән, барлык 204 объектта да эшләрне яхшы темпта башкара. Шул ук вакытта алар материалларның сыйфатын тикшерергә һәм технологияләрнең дөрес үтәлешен тәэмин итәргә, Казанны заманча һәм яшәү өчен уңайлы шәһәргә әверелдерергә тиеш».
Объектта эшләр 1 апрельдә башланган, ә аларны тәмамлау 30 августка билгеләнгән. Яңартыла торган киңлекнең гомуми мәйданы якынча 26 мең кв.м тәшкил итә. Проектта 17,5 мең квадрат метрдан артык яңа асфальт җәю, 1 мең кв.м җәяүлеләр юлын төзекләндерү, шулай ук 5,4 мең метр бордюр ташы урнаштыру каралган. Юлның бөтен участогында велосипед юлы барлыкка киләчәк.
Төзүчеләр планлаштырылган күләмнең яртысын үтәгән. Иске өслекне сүтү һәм машина юлына асфальтның аскы катламын салу кебек төп этаплар төгәлләнгән. Транспорт юлында барган эшләр белән беррәттән белгечләр тротуарларны төзекләндерә, 18 нче хастаханә янында машина кую урыннарын киңәйтә һәм яктырту урнаштыра. Якындагы планнарда коеларның биеклек билгеләрен көйләү, өске катламны җәю, юл билгеләрен урнаштыру һәм киртәләрне кую каралган.
Эшләрне август ахырына тәмамлау планлаштырыла.
Хөсәен Мәүлүтев урамын яңарту – агымдагы елда Казанда гамәлгә ашырыла торган программаның кечкенә өлеше генә. Гомумән алганда, эшләр планына урам-юл челтәренең 204 участогы кертелгән. Озынлыгы 7,5 чакрымны тәшкил иткән 14 юл һәм күпер участогын төзекләндерү 81% ка әзер. 32 участокның тузган өслеге 75% ка алмаштырылган – әлеге юл кисемтәләренең гомуми озынлыгы 40 чакрым чамасы тәшкил итә. Урам-юл челтәренең 26 участогы 56% ка яңартылган, 85 бистә юллары 33% ка төзекләндерелгән. Юл хәрәкәте иминлеген арттыру чаралары 95% ка әзер.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 7 чакрым тәшкил иткән 12 юл участогына ремонт эшләре төгәлләнде. Эшләр комплексына юлларның асфальт-бетон өслеген алыштыру, җәяүлеләр юлын төзекләндерү, велосипед юлларын җиһазландыру, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы билгеләрен урнаштыру һәм яңарту кергән.