Казанда «Безнең ишегалды» программасының өчтән ике өлеше үтәлгән. Быел
шәһәрдә барлыгы 418 ишегалды территориясе төзекләндереләчәк: 189 ишегалдында юл
эшләре тәмамланган, тагын 143 ендә эшләр дәвам итә. Программа буенча
яңартылачак иң зур киңлек Совет районында урнашкан – ул 16 ишегалдын һәм
күпфатирлы 20 йортны берләштерә. Объектта төзекләндерү чараларының барышын
шәһәр башлыгы Илсур Метшин тикшерде.
Биш балалар мәйданчыгы, 139
ут баганасы һәм җәмәгать бакчасы: иң зур ишегалдына кагылышлы
үзгәрешләр хакында
Совет районындагы квартал «Безнең ишегалды»
программасы буенча быелгы иң зур төзекләндерү проекты булып тора. Ул Красная
Позиция, Гвардия, Гастелло, Гадел Кутуй урамнары белән чикләнә һәм биредәге
егерме йортта 2,8 мең кеше яши. Алар өчен 24 мең квадрат метр юл өслеге, 18 мең
квадрат метрдан артык ишегалды территориясе яңартыла. Биш балалар
мәйданчыгы, өч спорт зонасы, 755 машина кую урыны булдырыла, 139 яңа тышкы
ут баганасы һәм 268 төзекләндерү элементы – эскәмияләр, төрле кече
архитектура эшләнмәләре урнаштырыла.
«Без территорияләрне төзекләндерүгә комплекслы якын
киләбез, бу исә асфальтны яңартырга, яңа яктырту җайланмалары урнаштырырга, бердәм уңай
киңлекләр булдырырга мөмкинлек бирә. Бүген «Безнең ишегалды» программасы буенча
быел төзекләндерелә торган иң зур территориядә эшләрнең ничек баруын карадык.
Бу Красная Позиция урамында урнашкан 20 йорт һәм 16 ишегалды территориясе. Алар
бер концепция белән бәйләнгән, яңа җәяүлеләр юлы белән тоташтырылган, – дип
шәрехләде шәһәр башлыгы Илсур Метшин. – Биредә кече архитектура үрнәкләре
урнаштырылган. Элек без боларның барысын да чит илдән алып кайта идек, ә хәзер
карагыз, үзебезнең җитештерүчеләр ничек матур итеп эшләргә өйрәнде. Балалар
рәхәтләнеп мәйданчыкларда уйный: иң мөһиме менә шул бит. Ял итәргә дә, йөрергә
дә урын бар: асылда, каршыбызда яңа яшел бульвар тора».
Кварталда төп төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә: территориягә 97%
асфальт җәелгән, тышкы ут баганаларын урнаштыру буенча эшләрнең 90% тан артыгы
башкарылган. Параллель рәвештә кече архитектура үрнәкләрен кую эше дәвам
итә.
Архитекторлар ишегалларында бертөрле уен комплексларын урнаштырудан баш
тартып, квартал территориясендәге киңлекләрне төрләндерергә уйлаган. Мәсәлән,
Красная Позиция урамындагы 7 һәм 7а йортлары янында воркаут-зона, спорт
тренажерлары куелачак, 9 һәм 9а йортлары янында балалар өчен зур уен мәйданчыгы
төзеләчәк. Әлеге алым киңлекләрдән рациональ файдалану мөмкинлеге
бирә, кварталның барлык халкы өчен бердәм инфраструктура булдыра.
Хәзерге вакытта башкала халкы шөгыльләнә торган спорт мәйданчыгын идарәче
компания өстәмә рәвештә яңартырга ниятли. Анда яңа резина өслек җәеләчәк,
мәйданчык коймалар һәм футбол капкалары белән тулылана. Баскетбол белән
бергә, футбол ише башка уеннар уйнап булачак. Спорт мәйданчыгы янында гадәти
металл коймалар урынына куаклар утырту күздә тотыла. Мондый карар киңлекне
яшелрәк, визуаль яктан ачык итәргә мөмкинлек бирә.
Территорияне төзекләндерү чаралары ярдәмендә биредә
көчле яңгырлардан соң ишегалларын су басу күренеше дә уңай хәл ителәчәк.
Подрядчы юл өслегенең биеклек билгеләренә төзәтмәләр кертеп, инженерлык
челтәрләрен яңарткан.
Шулай ук территориядә җәмәгать бакчасын булдырырга
ниятлиләр. Биредә яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә үсемлекләр утырта, аларны карый
алачак.
Төп төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, төзекләндерү
чаралары дәвам итә. Идарәче компания подъездларга керү төркемнәрен
төзекләндерергә – цокольләрне яңартырга, ишекләрне алыштырырга җыена. Көзен
территория өстәмә рәвештә яшеллек белән баетылачак: бирегә агачлар, куаклар,
декоратив җимеш бирә торган үсемлек төрләре утыртылачак. Алар бар да квартал
концепциясенең табигый дәвамы булып тора.
«Бай тарихлы җәяүлеләр юлы»:
җәмәгать киңлеген үстерү концепциясе
Тулы бер квартал буйлап – ишегаллары аша Николай Ершов
урамыннан Гадел Кутуй урамына кадәр җәяүлеләр юлын төзекләндерү проектның тагын
бер үзенчәлеге булачак. Хәзерге вакытта йортлар һәм Красная Позиция урамы
арасына тротуар салынган. Халык белән ишегалларын төзекләндерү турында фикер
алышканда ишегаллары аша балалар бакчаларына, мәктәпләргә, тукталышларга, төрле
социаль объектларга барганда тармакланган бердәм яңа җәяүлеләр юлын булдыру
тәкъдиме яңгыраган. Юл буйлап эскәмияләр, яктырткычлар куелачак, өстәмә җәяүле
сукмаклары салыначак, агачлар утыртылачак.
Әлеге җәяүлеләр юлы Гадел Кутуй һәм Красная Позиция урамнары почмагында
урнашкан «Студентлар» скверына алып бара. Монда шулай ук җәяүлеләр сукмагы
яңартылачак, брусчатка җәеләчәк, яңа яктырту җайланмалары куелачак. Әлеге эшләр
тәмамланганнан соң район администрациясе территорияне яңа эскәмияләр, мәгълүмат
стендлары, буккроссинг форматындагы урам китапханәсе белән тулыландырырга
тиеш. Янәшәдә урнашкан Казан федераль университетының тулай торагында
яшәүче студентлар скверда ял итү белән бергә, үз чараларын да үткәрә алачак.
Моннан тыш, Совет районы администрациясе ишегаллары буйлап йөрүне тарих
белән танышу чарасына әйләндерергә тәкъдим итә. Территория буйлап квартал
урамнарына, аның төзелеш тарихына, предприятиеләргә, аларның хезмәткәрләре өчен
1960 елларда салынган йортларга, шулай ук биредә яшәгән күренекле шәхесләргә
кагылышлы мәгълүмати стендлар урнаштырылачак. Алар арасында физика
өлкәсендә Нобель премиясе лауреаты Виталий Гинзбург та бар. Концепция «Бай
тарихлы җәяүлеләр юлы» дип атала.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы буенча быел Казанда 100
мең кеше яшәгән 420 йортның ишегалды яңартыла. Төзекләндерелгән
территорияләрнең мәйданы 600 мең квадрат метрдан артып китә. Илсур Метшин
билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы, авырлыклар булуга карамастан,
дәвам итә. «Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды»н
гамәлгә ашыруны шәхсән үзе контрольдә тота һәм без һәр атна саен аңа эш барышы
турында хәбәр итәбез», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Эшләр башкарылган вакытта ишегалларына яңа тротуар салына яки булганы
төзекләндерелә, эскәмияләр, урналар, яктырту баганалары, спорт җайланмалары,
балалар өчен уен җиһазлары куела, каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыклары
яңартыла. Халык белән килешенеп, яңа парковка урыннары булдырыла.
Узган ел 600 мең квадрат метр мәйданда 466 ишегалды төзекләндерелгән.
Татарстан Республикасы рәисе тәкъдиме белән кабул ителгән программа менә
инде җиденче ел рәттән гамәлгә ашырыла. Агымдагы елны да исәпкә алганда,
программа кысаларында 3172 йортның территориясе төзекләндерелгән булып санала.
Бу 4,2 миллион квадрат метрдан артык яңартылган асфальт өслеге дигән сүз. Һәм
тагы шунысы да әһәмиятле: 700 меңләп кеше уңай «үзгәреш җиле»н тоячак.