Быел Казанда
зооботаника бакчасының тарихи өлешен төзекләндерү эшләре башлана. Казанның
зооботаника бакчасы директоры Асия Гыйззәтуллина эшлекле дүшәмбе утырышында
хәзерге вакытта белгечләрнең проектны әзерләү буенча аналитик эш башкаруын
җиткерде. Экспертлар төзекләндерү концепциясен эшләү өчен җирлекне, тарихи
биналарны, оранжереяларны һәм яшел үсентеләрне тикшерә.
Казан мэры Илсур Метшин сүзнең тулы төзекләндерү
чаралары хакында баруын ассызыклады.
«Без төзекләндерү эшләрен тарихи өлештән башлау
максатын куябыз. Зооботаника бакчасы һәм оранжереялар – бу буяу һәм бизәү
эшләре генә түгел, бу тарихи күренешне кире торгызу, лаеклы яңарту чаралары
дигән сүз», – дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Ул шулай ук проектның, иң яхшы белгечләрне җәлеп итеп,
җентекләп тикшерүне, эшләүне таләп итә торган чара булуына басым ясады.
Концепция Россиядәге һәм халыкара тәҗрибәне исәпкә алып эшләнә.
Илсур Метшин шулай ук проектның Татарстан рәисе Рөстәм
Миңнеханов тарафыннан хуплануын хәбәр итте. Төзекләндерү эшләре дәүләт-хосусый
партнерлык төрендә гамәлгә ашырыла.
«Без бу карарны рәис белән килештереп кенә калмадык,
аның ярдәмен, шул исәптән финанс ярдәмен дә алдык. Хәзер безгә башкалабызның
Вахитов районындагы үзәк өлешнең әлеге киңлеген тулысынча яңарту, төзекләндерү
өчен җиң сызганып көч түгәргә туры киләчәк», – диде мэр.
Бүгенге көндә проектны ботаниклар, зоологлар,
тарихчылар һәм архитекторлар тикшерә. Алар агачларның тамыр системаларыннан
алып XIX гасырда төзелгән корылмаларга кадәр барлык объектларны өйрәнә. Мондый
әзерлек тарихи мирасны саклау, төзекләндерү чараларына комплекслы якын килүне
тәэмин итү өчен башкарыла.