Бүген Казанның «Елмай»
балалар паркында инклюзиягә багышланган «Һәркем өчен ачык
шәһәр» тигез мөмкинлекләр фестивале уза. Бәйрәм кунакларына бай эчтәлекле
программа: фехтование күнекмәләре, цирк осталыгы, фотога төшерү
остаханәләре, «Мөмкинлекләр ярминкәсе», «Тоемлау дөньясы» остаханәләре һәм
башкалар әзерләнгән. Чараны «СИБУР» оешмасы оештыра. Бәйрәм мәйданчыкларын
Казан мэры Илсур Метшин һәм «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте
генераль директоры, «СИБУР-РТ» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат
Сафин карады.
«Бүген «СИБУР» оешмасы генераль директорына рәхмәт белдерәсем килә. Без
күптәннән бергәләп төрле программаларны гамәлгә ашырабыз. Бүген «Елмай» балалар
паркындагы мәйданчыгыбыз – бу ярдәмгә мохтаҗ булган: мөмкинлекләре чикләнгән
кешеләребез, балаларыбыз, өлкәннәребез турында кайгыртуыбызны чагылдыра торган
тагын бер проект. Инклюзия өлкәсендә СИБУР тарафыннан гамәлгә ашырыла торган
проектлар ярдәмендә без берләшәбез, шәһәребез яхшыра бара. Башка сәнәгать
предприятиеләрен дә бу эшкә кушылырга чакырам. Әлбәттә, җиңел вакытлар түгел,
ләкин нәкъ менә шундый катлаулы заманнарда барысына да берләшергә кирәк», –
диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, СИБУР ның хәйрия, социаль проектлары Казан
белән генә чикләнми, республикадагы һәм аннан читтәге территорияләрне дә үз
эченә ала. Шулай ук, Илсур Метшин генераль директорның предприятиене үстерү
эшчәнлеге белән бергә үз хезмәткәрләрен кайгыртканын ассызыклады. «Мондый зур
йөрәкле җитәкчеләр чын үрнәк булып тора», – диде шәһәр башлыгы.
«СИБУР» оешмасы 2016 елдан «Игелекле эшләр формуласы» программасын эшләтеп
җибәрде. Программаның төп максаты – кешеләргә үсеш өчен күбрәк мөмкинлекләр
бирү, предприятие белән шәһәр арасында элемтәдә тору. Сүз мөмкинлекләре чикле
кешеләр өчен барлык мөмкинлекләр булдыру турында: алар үзләрен тулысынча ача,
үз фикерләре белән уртаклаша алмый. Хәзер аерым мәйданчык булдыру бик әйбәт,
биредә үсәргә генә түгел, эш табарга да мөмкин. Шәһәр мондый мөмкинлекләр
тәэмин итә. Без бу мәсьәләдә катнашуыбызга, шәһәр белән берләшүебезгә бик
шатбыз», – диде «Казаноргсинтез» гавами акционерлык җәмгыяте генераль
директоры, «СИБУР-РТ» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Айрат Сафин.
«Һәркем өчен ачык шәһәр» фестивале кысаларында төрле яшьтәге кунаклар өчен
дистәләгән чаралар оештырылды. Спорт мәйданчыгында ике тапкыр дөнья чемпионы,
Европа һәм Россия чемпионы, коляскаларда фехтование буенча Россия җыелма
командасы спортчысы Николай Лукьянов, җәядән ату буенча спорт остасы, адаптив
кроссфит-атлет Наталья Рыжова дәресләр уздырды.
«Дөньяны кагылып тою» остаханәсе аерым бер мәйданчыкка әйләнде: биредә
шәһәр халкы төрле кешеләрнең әйләнә-тирәне төрлечә кабул итүләрен өйрәнде,
шулай ук пластика һәм фотога төшерү дәресләре уздырылды. Яшь казанлылар яратып
иҗади мастер-классларда катнашты: бизәнү әйберләре ясады, прәннекләр буяды,
үзләрен гадәти булмаган сәнгать техникаларын куллануда сынап карады.
Фестивальнең мөһим өлеше «Игелекле Казан» оештырган «Мөмкинлекләр
ярминкәсе» булды. Мөмкинлекләре чикләнгән кунаклар резюме ясарга, эшкә алу
әңгәмәсенә әзерләнергә өйрәнде, актуаль вакансияләр белән танышты, юридик
консультацияләр алды, төрле һөнәрләргә бушлай укыту мөмкинлекләре турында
белде.
Иҗади программаны «Дети АУ. РАСправим крылья» күргәзмәсе, «Крылья»
инклюзия үзәгенең мультиформат чыгышы, «Могҗиза» театр студиясенең сәнгать
номерлары тулыландырды. Әти-әниләре белән бергә яшь артистлар җырлар башкарды,
шигырьләр укыды, шулай ук Әниләр театрының «Скрипка сызгыруы» музыкаль
детективын һәм «Әни + әти + мин» спектаклен тәкъдим итте.
Бәйрәмнең кульминациясе «Ле БУФФ оН» урам циркының «Борынгы цирк»
тамашасы: артистлар матур тамаша күрсәтеп кенә калмады, шулай ук балалар өчен
цирк осталыгы дәресе дә үткәрде. Моннан тыш, фестиваль кунаклары инклюзив
фотограф Дмитрий Верфельнең «Көчле рухлылар» күргәзмәсе белән танышты.
Иң яшь кунаклар өчен аквагрим зонасы эшләде, сыйлар әзерләнде һәм бүләкләр уйнатыла торган мәйданчык оештырылды.
«Һәркем өчен ачык шәһәр» фестивале 2022 елдан 2024 елга кадәр гамәлгә
ашырылган «Син барысын да булдырасың» проектының дәвамы. Ул мөмкинлекләре
чикләнгән кешеләрне мотивацияләүгә һәм аларга психологик ярдәм күрсәтүгә
юнәлдерелгән. Беренче тапкыр чара Түбән Камада 2025 елда узды. Аны гамәлгә
ашыру СИБУР ның «Игелекле эшләр формуласы» социаль инвестицияләр программасы
ярдәмендә булдырыла.
Исегезгә төшерәбез, «Игелекле Казан» проекты Казан мэры Илсур Метшин
тәкъдиме ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп бурычлары – хәйриячелеккә
ярдәм итү, аны үстерү, Казанны игелекле кешеләр һәм игелекле эшләр шәһәре итү.