Бүген – Яшьләр көнендә Казанның «УРАМ»
экстрим-паркында «Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» шәһәр бәйгесенә
нәтиҗәләр ясалды. Шәһәр мэриясе белән бергә hh.ru платформасы оештырган бәйге,
икенче мәртәбә уздырыла. Биредә яшь белгечләр өчен иң кызыклы саналган оешмалар
ачыкланды. Конкурста 240 компания катнашты, 5 меңнән артык яшьләр өч
категориядә иң яхшы 9 эш бирүчене сайлап алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Казан
мэры Илсур Метшин тапшырды.
Казанда Яшьләр көненә багышланган
«Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» бәйгесе төгәлләнде. Казан мэриясе
белән бергә hh.ru платформасы оештырган чара яшь казанлыларга шәһәрнең иң
кызыклы эш бирүчеләрен сайларга мөмкинлек бирде.
«Казан яшьләрен күрүемә чын күңелдән шатмын! Без гадәттәгечә Яшьләр көнен
төрле мәйданчыкларда – университетларда, көллиятләрдә, югары уку йортларында,
урта махсус белем бирү йортларында билгеләп үтәбез. Бүген без кунакчыл
Казансу буенда. Чараның барлык оештыручыларына да рәхмәт белдерәсем килә.
Бу чараны без хезмәттәшләребез – «Хедхантер» компаниясе белән бергә үткәрәбез,
яшьләр өчен иң яхшы эш бирүче бәйгесенә йомгак ясыйбыз. Бу эшебезнең бик мөһим
өлеше: безгә Казанның яшьләр өчен мөмкинлекләр шәһәре буларак үсүе мөһим! 1000
еллык тарихына карамастан, Казан элеккечә яшьләр шәһәре булып кала – бездә
160 000 нән артык студент укый һәм бу безнең бүгенге көнебез, якты
киләчәгебез! Без яшьләр хыялларын тормышка ашырсын өчен кулдан килгәннең барын
да эшлибез. Илебез зур, дөньябыз киң, яшьләрнең барысы да Казанда
калыр, дип уйламыйбыз, күбесе белем алырга чыгып китәр, ләкин, һичшиксез, иң
кыю проектларны гамәлгә ашыру өчен яраткан шәһәрләренә кире кайтыр дип
ышанабыз. Сезне чын күңелдән котлыйм, шулай ук кадрлар, бигрәк тә яшьләр белән
эшләүгә зур игътибар биргән сәнәгать предприятиеләренә, эшмәкәрләргә рәхмәт
белдерәсем килә. Бүген биредә безнең белән мэриядә стажировка узучы, шәһәр
хуҗалыгы эше белән эчтән танышучылар булуы куандыра. Һәм бүген биредә иң яхшы 100
эш бирүче белән танышу мөмкинлеге бар. Алар, әлбәттә, күбрәк. Алар барысы
да, һичшиксез, кадрлар һәм яшьләр белән эшләүгә зур игътибар бирәләр. Сез
булдырасыз, сезнең барысы да алда!» – дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы Казан
яшьләренә.
«Казанның эш бирүчеләре: яшьләр сайлавы» бәйгесе өч этапта узды. Гариза
бирү кампаниясе 27 апрельдә башланды, анда кече эшмәкәрлек вәкилләреннән эре
сәнәгать холдингларына кадәр 240 оешма катнашты. Кандидатлар хезмәткәрләр белән
эшләү тәҗрибәләрен: стажировка программаларын, карьера үстерү юлларын һәм
остазлык системаларын тәкъдим итте.
1 июньнән 19 июньгә кадәр тавыш бирү этабы узды, аның барышында 5 меңнән
артык яшь белгеч оешмаларны танылу, һөнәри үсеш мөмкинлекләре буенча
бәяләде.
Нәтиҗәдә, төзелеш, сәнәгать, мәгариф, мәгълүмати технологияләр һәм хезмәт
күрсәтү өлкәләрендә эшләүче 76 оешма финалга чыкты.
500 дән артык хезмәткәрләре булган эре компанияләр арасында иң күп тавыш
җыючылар: Ак Барс банкы, «УНИСТРОЙ» оешмалар төркеме, «СИБУР» оешмалар төркеме.
100 дән 500 гә кадәр хезмәткәре булган урта эшмәкәрлек оешмалары арасында
җиңүчеләр: «IT-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк, «Технократия»
һәм UD Group.
Кече эшмәкәрлек өлкәсендә 100 гә кадәр хезмәткәре булган оешмаларның иң
яхшылары дип HEADS Group, Relab Family, «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар
дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе танылды.
Бүләкләү тантанасы барышында Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү
комитеты махсус бүләккә лаек булды, шулай ук мэриядә стажировка узган
студентларга сертификатлар тапшырылды.
Бүләкләү тантанасы яшьләр көненә багышланган масштаблы программаның бер
өлеше. «УРАМ» экстрим-паркында шәһәр халкы өчен спорт күнегүләре,
остаханәләр, лекторийлар, шулай ук шахмат турниры, башкалар оештырылды.
Мэрия һәм hh.ru тарафыннан оештырылган «Казанда һөнәри үсеш юлы»
мәйданчыгы аерым игътибарга лаек. Биредә көн дәвамында «Карьера квесты»
мәйданчыгы, тиз әңгәмәләр сессиясе, «Презентация һәм дефиле» яшь дизайнерларның
эшләрен күрсәтү мәйданчыгы, эш бирүчеләрнең питч-сессиясе, шулай ук «Чаттан
алып шәһәргә кадәр» панель дискуссиясе эшләде. Өстәмә рәвештә мэрия белән hh.ru
белгечләре шәхси консультацияләр уздырды, резюмелар тикшерде. Шулай ук,
чарада концерт һәм күңел ачу программалары тәкъдим ителде.
Яшьләр көнендә «Казанда һөнәри үсеш юлы» мәйданчыгы икенче тапкыр
оештырыла. Бу яшьләр өчен бер мәйданчыкта шәһәр һәм республика
мөмкинлекләрен ачыклау, эш бирүчеләр белән танышу, алар белән тиз арада
«очрашу» үткәрү, сөйләшү, анкета тутыру, үзләрен теге яки бу эшчәнлектә сынап карау
өчен уникаль мөмкинлек. Яшьләр аралашу барышында теге яки бу һөнәр өчен нинди
белемнәр үзләштерергә, кайсы күнекмәләрне үстерергә кирәклеген ачыклады. Хезмәт
базарына килгәндә, бүген яшьләр эш бирүчедән хезмәттәшләр арасында әйбәт
мөнәсәбәт, лаеклы хезмәт хакы, карьера үсеше мөмкинлеген көтә. Иң мөһиме –
үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күрү, зур проектларда катнашу», – дип билгеләп узды
Казан Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе урынбасары – Кадрлар сәясәте идарәсе
башлыгы Ирина Бочкова.
«Казанда һөнәри үсеш юлы» мәйданчыгында яшьләр өчен төрле оешмаларның эше
белән танышу мөмкинлеге оештырылды. Шулай итеп, шәһәрне төзекләндерү
предприятиеләре шәһәр урамнарын җыештыруда кулланыла торган техниканы күрсәтте,
интерактив зона оештырды, биредә КАМАЗ кузовына экскаватор белән кар төяү
имитациясе күрсәтелде. Шулай ук, Казан территориясендәге төзекләндерү
предприятиеләре эшчәнлеге турында мәгълүмат тактасы тәкъдим ителде. Яшьләргә
анкета тутыру, вакансияләрне карау мөмкинлеге бирелде.
«Алабуга Политех» инженерлык көллияте студентлары робо-кул манипуляторын
күрсәтте, аның белән ничек идарә итәргә икәнен аңлатты, мастер-класслар үткәрде
һәм үзләренең уку йорты, уку юнәлешләре турында сөйләде.
Моннан тыш, Казанның зооботаника бакчасы командасы шәһәр халкы өчен
чаралар әзерләде. «Экостанция» павильонында үсемлекләрне күчереп утырту
остаханәсе, шулай ук бүлмә гөлләре, һәм орхидеяләр турында теоретик дәресләр
үткәрелде.
Бәйрәм ахырында стендап комигы Самвел Гиновян тарафыннан «Эш гайбәтләре»
әңгәмәсе тәкъдим ителде. Биредә теләүчеләр ирекле микрофон форматында үз
фикерләре белән бүлешә алды.