Хәзер Татнефть Аренада Гагарин Кубогы финал уеннарының өченче матчы уза. Бозда «Ак Барс» һәм «Локомотив» Кубок өчен көрәшә. Уен башланыр алдыннан мэр Илсур Метшин Матч ТВ телеканалының туры эфирында кунакта булды. Алып баручы Наталья Кларк белән әңгәмәдә шәһәр башлыгы Казандагы хоккей мохите, командага рухи ярдәм һәм көч бирү һәм ишегалды спортын үстерү турында сөйләде.
Илсур Метшин сүзләренчә, өченче матч көне бөтен республика өчен чын-чынлап дулкынландыргыч булды.
«Безнең өчен дулкынландыргыч көн. Бөтен Казан халкы, бөтен Татарстан һәм аннан читтәгеләр яраткан «Ак Барс» командасы өчен җаната һәм җиңүгә рухландыра, дәрт өсти, рухи көч бирә», – дип белдерде мэр эфирда.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, клубның рәсми төсләре һәм билгеләре бөтен шәһәрне бизи, хәтта мэрия бинасында да пәйда булды.
«Әйе, минем балконда», – дип елмаеп җавап бирде Метшин Администрация бинасында эленеп торган «Ак Барс» формасы турында.
«Без телевизор каршында гына түгел, стадионда гына түгел, ә метрода да, автобус тукталышларында да, рестораннарда да – бөтен җирдә яраткан хоккей командабыз турында, финал уеннары турында фикерләребезне уртаклашабыз, теләкләребезне юллыйбыз. Без «Ак Барс» белән горурланабыз, җиңү яулавын телибез, аның өчен чын күңелдән җанатабыз, шуңа күрә җиңүгә рухландыручы гамәлләр кылырга тырышабыз», – диде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы Татарстан спорт клубларының яшьләргә тәэсире турында аерым сөйләде. Метшин сүзләренчә, «Рубин», «Уникс», «Зенит-Казан» һәм «Ак Барс»ның уңышлары балалар өчен үрнәк булып тора.
«Мондый матчлардан соң, мондый финал уеннарыннан соң бик күп егетләр үз команда каһарманнарына – капкачыларга, һөҗүмчеләргә, сакчыларга охшарга телиләр. Бу кызыксыну шәһәребезнең яңа булачак бөек уенчыларын үстерә. Моннан тыш, сәламәт яшәү рәвешен дә арттыра, бу безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев башлаган даими эшебез. Бүген моны Рөстәм Миңнеханов дәвам итә. Физик күнегүләр ясау, чыныгу, спортка тартылу сәламәт яшәргә теләкне уята, бу безнең балаларга, безнең яшьләргә яхшы үрнәк», – дип ассызыклады мэр.
Илсур Метшин шулай ук бүгенге көндә Казанда хоккей белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, дип өстәде.
«Безнең ишегалларында 83 хоккей тартмасы һәм шәһәребездә 12 боз аренасы бар. Рәисебезгә, «Татнефть» генераль директоры, «Ак Барс» хоккей клубы президенты Наил Магановка рәхмәт. Без бу эшне ишегалларында дәвам итәбез, балалар мәктәптән кайткач, ишегалларына чыксыннар, бозда шусыннар. Гадәттә, булачак йолдызлар ишегалдындагы бозлы хоккей тартмаларыннан чыга», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Эфир ахырында Илсур Метшин җанатарларга яхшы уен теләде һәм Казан командасының уңышына өмет белдерде.
«Иң көчле клуб җиңү яуласын, әмма бу клуб «Ак Барс» булсын!» – дип белдерде Казан мэры.