Казан шәһәрендә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 69 ишегалдында төзекләндерү эшләре актив алып барыла. Яңа Савин районында Фатыйх Әмирхан урамындагы 77, 79, 81, 83, 85 номерлы йортларны һәм Маршал Чуйков урамындагы 37 номерлы бинаны үз эченә алган ишегалдын капиталь рәвештә тәртипкә китерәләр. Ул Идел буе халыклары әкиятләре буенча төзекләндереләчәк. Биредә республикада иң зур булып саналган уен үзәге, күпфункцияле спорт мәйданчыгы, этләр йөрү зонасы, Су анасы сурәте төшерелгән мурал барлыкка киләчәк, ә күл тирәсендә уңайлы ял итү зоналары җиһазландырылачак. Ремонт барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Казанда Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә «Безнең ишегалды» программасының чираттагы этабы башланды. Быел 100 мең кеше яши торган 246 территорияне яңарту планлаштырыла. Программа кысаларында капиталь ремонт, яшелләндерү, төзекләндерү эшләре башкарылачак. Балалар мәйданчыклары тәртипкә китереләчәк. Шундый ишегалларының берсе Яңа Савин районында урнашкан, ул алты күпфатирлы йортны берләштерә, анда 2,3 мең кеше яши. Эшләрне планлаштырганда район администрациясе һәм идарәче компания, халыкның барлык мәнфәгатьләрен исәпкә алу өчен, алар белән аралаша һәм теләкләрен тыңлый. Төп эшләрне Шәһәр һәм Республика көненә төгәлләү планлаштырыла», –, диде Казан мэры Илсур Метшин.
Яңартылачак ишегалды мәйданы 34,6 мең квадрат метрдан артык. Ул инде 2013 елда капиталь төзекләндерелгән булган, ишегалдында рус халык әкиятләре геройларының агач сыннары барлыкка килгән, алар арасында Колобок, Убырлы карчык, аю, төлке, бүре, куян бар.
Яңа проект авторлары мохитне саклап калу өчен, «Идел буе халыклары әкиятләре» концепциясен нигез итеп алды. Иске сыннар яңартылачак һәм төбәк фольклорының яңа геройлары өстәләчәк.
Ишегалдының тагын бер гадәти булмаган ягы – күле бар. Күл буйларын җәяүлеләр, балалар өчен имин итәчәкләр, уңайлы ял итү зонасын җиһазландырачаклар, ә иске пирсны тулысынча төзекләндерәчәкләр. Яңартылган причал култыксаларын әкият геройларының сыннары бизәячәк.
83 нче йортның фасадында Су Анасы сурәте пәйда булачак. Шулай ук трансформатор өйчеген татар мифологиясе тематикасында бизәячәкләр.
Төзекләндерүдән соң ишегалды Татарстанда иң җиһазландырылган ишегалларының берсе булачак. Анда яшь буенча бүленгән дүрт балалар мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Аларның берсендә республикада иң зур булып саналган балалар уен үзәге булачак, анда төрле дәрәҗәдәге өч таучык, менү өчен төрле корылмалар, баскычлар һәм үрмәләү өчен пәрәвез корылмасы урнаштырылачак.
Проектлаучылар инклюзив мохиткә дә игътибар иткәннәр – ишегалдында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәйданчык барлыкка киләчәк.
Спорт зонасында футбол кыры, урам тренажерлары һәм физик күнегүләр ясау өчен дүрт мәйданчык, текбол һәм өстәл теннисы өчен махсус өстәлләр өстәләчәк.
Проектка шулай ук этләрне йөртү һәм өйрәтү мәйданчыгын керткәннәр. Анда төрле токымдагы хайваннар белән эшләү өчен кирәкле җиһазларны урнаштыру каралган, мәсәлән, балансирлар, күпкатлы корылмалар һәм күнегүләр өчен тоннельләр бар. Ә тагын монда эт хуҗалары ял итә һәм үзара аралаша алсын өчен күшәкләр барлыкка киләчәк. Мәйданчыкка илтүче юлга аяк эзләре рәвешендә бизәкле түшәлгән таш җәячәкләр.
Бакчаны да үзгәрешләр көтә. Халык үз көчләре белән тәртипкә китергән чәчәклекләр урынына биек түтәлләр урнаштырачаклар. Бу җирле халыкка уңайлы һәм матур шартларда бакчачылык белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк.
Ишегалдында 100 яңа агач һәм меңнән артык куак утыртылачак.
Юллар һәм керү төркемнәре төзәтеләчәк, шулай ук өстәмә 37 машина кую урыны оештырылачак.
«Бу ишегалдын без 90 нчы елларда саклап кала алдык: аның урынында йорт төзергә теләделәр, әмма без рөхсәт итмәдек. Бер тапкыр аннары аны яңарттылар, бик уңышлы булган иде. Хәзер төзекләндерүгә яңача карыйбыз. Без җыелышларда катнаштык, архитекторлар белән проект турында фикер алыштык, һәм безнең барлык теләкләребез ишетелде, дип әйтә алабыз», – дип сөйләде 77 нче йортта яшәүче Наталья.
Хәзерге вакытта объектта 27 эшче һәм 10 берәмлек махсус техника эшли. Төзүчеләр юлларга асфальт салу һәм түшәлгән таш җәю өчен әзерләнәләр. Бүгенге көндә планлаштырылган эшләрнең 15% ы башкарылган.
«Безнең ишегалды» программасы буенча ишегалларын төзекләндерү эшләре быел гадәттәгедән иртәрәк – апрель башында башланды. Бүгенге көндә 246 ишегалдының 69ында эшләр алып барыла. 2025 елда 466 йортның ишегалды төзекләндерелде. Төзекләндерелгән территориянең гомуми мәйданы 600 мең квадрат метр тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез, Татарстан рәисенең «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда башланды. Алты ел эчендә Казанда 600 меңгә якын кеше яшәгән 2754 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Программа башланганнан бирле ремонт таләп ителгән ишегалларының 79% ы яңартылган. Бу елны исәпкә алып, планның үтәлеше 91% тәшкил итәчәк. Шулай итеп, 2027 елга 301 Казан ишегалды калачак.