Казанның Ибраһимов проспектындагы 41 йорт адресы буенча яңа өлге буенча эшләүче беренче яңартылган кадрлар үзәге ачылды. Учреждение эш эзләүчеләргә һәм эш бирүчеләргә тулы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Ул эш эзләүчеләргә эш эзләүдә генә ярдәм итми, ә тулысынча карьера юнәлешен төзү өчен өйрәтү курслары һәм яңадан әзерлек тәкъдим итә. Көн саен филиалның 17 хезмәткәре эшкә урнашырга теләүче 200гә кадәр кешене кабул итәчәк. Үзәкне яңарту «Кадрлар» милли проекты кысаларында башкарылды. Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм Казан мэры Илсур Метшин филиалның үзгәртеп корулары белән танышты.
Татарстанда «Кадрлар» милли проекты кысаларында яңартылган беренче кадрлар үзәге Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында ачылды. Төп үзгәреш – территорияне зоналарга бүлү һәм клиентларны төгәл юнәлдерүне үз эченә алган бөтенләй яңа эш форматына күчү.
«Без 20-30 ел элек мәшгульлек үзәкләренең нинди булуын яхшы хәтерлибез. Ул вакытта бөтен Татарстанга 80 мең эшсез туры килә иде. Бүген алар нибары 3 мең, һәм инде эш бирүчеләр үзләре актив рәвештә эш эзләүчеләрне эзлиләр, аларны укыту өчен бөтен шартларны тудыралар. Илкүләм проект ярдәмендә без бөтен Казан буенча шундый заманча шартлар булдыра алдык. Безнең шәһәрдә шундый дүрт үзәк бар, һәм бу, һичшиксез, кадрлар сайлау буенча бөтенләй башка эш дәрәҗәсе», – дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.
Кергәндә килүчеләрне администратор каршы ала, ул килүчеләргә юлны табарга ярдәм итә. Гражданнарны һәм эш бирүчеләрне кабул итү өчен 14 тәрәзә, шулай ук ике компьютерлы цифрлы сервислар зонасы каралган. Компьютерда эшләү кыенлыклары туганда, әлеге зонадагы администратор гариза һәм порталдагы резюмены тутырырга ярдәм итәчәк. Үзәк белгечләре шулай ук Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын теркәүдә һәм раслауны узарга ярдәм күрсәтәләр. Алга таба һәр эш эзләүче өчен эшкә урнашуның шәхси планы төзелә. Көн саен үзәкнең 17 белгече мөрәҗәгать иткән 200 гә кадәр гражданга төрле хезмәтләр күрсәтә алачак.
Яңартылган үзәкнең төп хезмәтләре арасында – эш эзләүдә актив ярдәм: резюме төзүдән һәм әңгәмәләргә әзерләнүдән алып, вакытлыча мәшгульлекне оештыруга кадәр, шул исәптән укудан буш вакытта 14-18 яшьлек яшүсмерләргә һәм эш табуы кыен булган эшсез гражданнарга ярдәм итү.
Буш эш урыннарын эзләүдән тыш, үзәк тәҗрибәләрне үстерә һәм хезмәт базарында җайлашырга ярдәм итә, социаль җайлашу, эшчәнлек өлкәсен сайлау өчен һөнәри юнәлеш, шулай ук психологик ярдәм тәкъдим итә. Яңа һөнәр үзләштерергә яки квалификация күтәрергә теләүчеләр өчен һөнәри белем һәм өстәмә белем алу мөмкинлеге бар.
Мәсәлән, Михаил Веленский күп еллар төрле эре ширкәтләрдә ИТ өлкәсендә бүлек башлыгы булып эшләгән һәм администрацияләүдә яхшы тәҗрибәгә ия булган. Филиалга ул мәгълүмати технологияләргә өйрәнү теләге белән мөрәҗәгать иткән. «Мин мәшгульлек үзәгендә учетка бастым. Хәзер консультантлар миңа карьера планын төзүдә һәм эш эзләүдә ярдәм итәләр. Әмма квалификацияне күтәрү өчен программа тәэминаты тестчысына курс узарга планлаштырам», – дип уртаклашты ул Илсур Метшин һәм Эльмира Зарипова белән.
Кадрлар үзәгендә эш бирүчеләр белән дә актив эш алып барыла: кирәкле хезмәткәрләр сайлап алына, вакансияләр ярминкәләре үткәрелә. Үзәкнең яңалыгы – намзәтне әңгәмәгә юллама бирелгәнче предприятиеләрнең кадрлар хезмәте белән алдан килештерү.
«Гомумән алганда, әгәр элек мәшгульлек үзәкләрен «хезмәт биржалары» дип атыйлар иде, анда кешеләр күбесенчә ярдәмлек алырга киләләр иде, хәзер юнәлеш үзгәрде. Без зур эш алып бардык, эш бирүчеләргә чыктык, аларның ихтыяҗларын аңладык һәм алардан чыгып үз кыйммәтләребезне формалаштырдык», – дип билгеләде Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин.
Үзәк мәшгульлек хезмәте юнәлеше буенча эшкә урнашу өчен башка торак пунктка күчәргә ярдәм итә. Хәрби хезмәтне тәмамлаган гражданнарга (мобилизация, контракт яки ирекле формалаштыру буенча), шулай ук аларның гаилә әгъзаларына аерым игътибар бирелә. Шәһәр мэры үзәкнең конференц-залындагы дәрестә булды, анда МХОдә катнашучылар белән очрашу узды.
«МХОдан кайткан егетләргә аерым рәхмәт белдерәсем килә. Алар психологик тернәкләндерүгә мохтаҗ, һәм аларның күбесе алынган җәрәхәтләр яки башка проблемалар аркасында элеккеге эш урыннарына кайта алмый. Мондый ярдәм башкалага лаеклы һәм турыдан-туры ил икътисадының иң мөһим проблемаларының берсен – кадрлар мәсьәләсен хәл итә. Мин бу шартларда кадрларыбызның осталыгына таянып, шәһәр һәм республика хуҗалыгы тармакларының кирәкле белгечләр белән тәэмин ителүенә ирешә алуыбызга рәхмәтле һәм ышанам», – диде шәһәр башлыгы. Хәзер Казанда эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып кала – 0,18%, бу 1210 кеше тәшкил итә. Шул ук вакытта шәһәрдә 9741 вакансия игълан ителгән, шуларның 6834е – эшче һөнәрләре буенча.
Яңа кадрлар үзәгендә коляскадагы инвалидлар, күрү һәм ишетү мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен уңайлы мохит бар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен озата бару оештырылган. «Нәкъ менә бу бинада аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен уңайлы мохит юк иде. Без яңа пандус ясадык, ә эчтә тулы инклюзия булдырдык, шул исәптән инвалидлар өчен буш эш урыннары банкына керү һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бәдрәф булдырдык. Хәзер терәк-хәрәкәт системасы бозылган гражданнар хезмәтләрне унайлы куллана», – дип ассызыклады Казан халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Мулин.
Үзәктә яңа технологияләр актив кертелә, мәсәлән, VR-күзлекләр сатып алынган, һәм предприятиеләрдә виртуаль экскурсияләр өчен VR-видео төшерү мәсьәләсе карала, бу үсеп килүче буынны һөнәри юнәлдерү өчен аеруча көнүзәк.
1961 елда төзелгән биш катлы бинаның беренче катында урнашкан филиалны яңарту агымдагы елның апрелендә башланды. Тулы яңарту кысаларында Татарстанда гомуми мәйданы 11,2 мең квадрат метр булган 49 мәшгульлек үзәген ремонтлау планлаштырылган. Якын арада Казанда Бертуган Касыймовлар урамында Вахитов һәм Идел буе районнарының тагын бер яңартылган кадрлар үзәге ачылачак.
«Татарстан рәисе Рөстәм Нургалиевич карары белән республика илкүләм проектны гамәлгә ашыруга актив кушылды. 800 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде, бу мәшгульлек үзәкләрен яңартырга мөмкинлек бирде. Ил үзенең икътисади суверенитеты өчен көрәшкән шартларда кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсе өстенлекле булып тора. Милли проект кысаларында мәшгульлек үзәкләре, беренче чиратта кадрлар хезмәте белгечләренең җитди яңадан әзерлек һәм яңадан укыту узуы да зур казаныш булды. Бу республика икътисады очраткан проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде Татарстан Республикасының Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Карауда шулай ук Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев һәм башкалар катнашты.