Казанның Совет районында мәктәп төзелеше ахырына якынлаша
Марат Мөгыйнов
Казанның Совет районында Таҗетдинов урамында 1224 нче урынга исәпләнгән мәктәп төзелеше тәмамланып килә. Объектта төзелеш-монтаж эшләре тулысынча башкарылган, эчтә җиһазлар урнаштыру дәвам итә. Төзелеш «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча алып барыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин хәбәр итте.
Булачак мәктәпнең мәйданы 24,5 мең кв.м. Соңгы елларда микрорайонда өченче яңа мәктәп төзелгән. Ул 1224 урынга исәпләнгән һәм барлык кирәк-яраклар белән җиһазландырылачак: ике бассейн, 74 уку классы, спорт залы, профильле кабинетлар, рекреациянең иркен зоналары, 408 урынлык искиткеч мәктәп рестораны.