30 августка Умырзая урамында 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалы ачылачак. Ул Совет районының яңа төзелешләрендә һәм якындагы бистәләрдә яшәүче 36 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк. Поликлиника төзелеше «Озак һәм актив тормыш» милли проекты буенча алып барыла. Филиалда 17 бүлек, шул исәптән эндоскопия, операция блогы, амбулатор-онкологик ярдәм үзәге, үз травмпункты, шулай ук үз архивы булачак. Казан мэры Илсур Метшин объектта төзелеш эшләренең барышын тикшерде.
20 нче поликлиниканың төзелә торган алтынчы филиалына 36 меңгә якын кеше беркетеләчәк – бу «Весна» һәм Совет районының күрше микрорайоннарында яшәүчеләр. Алмашка учреждение 400 пациентны кабул итә алачак.
«Яңа торак микрорайоннар үсеше яхшы темплар белән бара. Уңайлы торак һәм төзекләндерелгән ишегалларыннан тыш, алар белән беррәттән без яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзибез, Нокса яр буендагы беренче этапны төгәлләдек. Хәзер милли проект буенча без күрше микрорайоннардагы халыкка – 36 мең кешегә хезмәт күрсәтәчәк яңа поликлиника төзү мөмкинлегенә ия булдык. Бу Әгерҗе районы халкы белән чагыштырырлык. Барлык кирәкле медицина ярдәмен халык яшәү урыны буенча ала алачак — аларга каядыр барырга туры килмәячәк», — дип билгеләде Илсур Метшин.
Мәйданы 7,1 мең кв.м булган бинада яшәүчеләр беренчел медик-санитар ярдәм алырга мөмкин. Яңа филиал 17 бүлекчә, 130 медицина кабинеты, 195 компьютерлаштырылган эш урыны, 18 административ кабинет һәм архивтан тора.
Беренче катның уң ягында профилактика бүлеге һәм клиник лаборатория урнашачак, үзәк керү урыныннан ашыгыч ярдәм бүлеге, кан алу кабинеты һәм рентгентблок булачак. Сул якта травмпункт урнашачак. Шулай ук беренче катта температуралы һәм кискен йогышлы авырулар симптомнары булган пациентлар өчен аерым фильтр булачак.
Икенче катны хатын-кызлар консультациясенә һәм терапия бүлегенә тапшыру планлаштырыла. Көндезге стационар һәм тернәкләндерү бүлеге өченче катта булачак. Дүртенче катның уң якның эндоскопия бүлегенә, ә сул якны операция блогына бирәчәкләр. Монда ук стоматология һәм хирургия профиле белгечләре кабинетлары ачылачак. Амбулатор ярдәм үзәге бишенче катта урнашачак, монда ук үзәк стерилизация бүлеген, 100 урынлык конференц-залны һәм архивны урнаштырырга планлаштыралар.
Филиалда 390 кеше эшләячәк: 140 табиб, 209 урта медицина персоналы, 11 кече медицина персоналы, 26 административ-хуҗалык персоналы һәм башкалар. 20 нче шәһәр поликлиникасының баш табибы Диана Тимеркаева сөйләгәнчә, медицина персоналының бер өлеше башка филиаллардан күчереләчәк. Россиянең башка төбәкләреннән кадрлар, шулай ук медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларны җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
Учреждениедә заманча медицина җиһазлары – компьютер томографы, анестезия астында эндоскопия мөмкинлеге булган эндоскопия үзәге, рентген-аппарат һәм башкалар урнаштырылачак. Барлык приборлар да августта китереләчәк.
«Алтын Групп» СК ҖЧҖ генераль подрядчысы Марат Сафин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә мәйданчыкта 80ләп кеше эшли, өч берәмлек техника эшли. Эшләр быел февраль аенда башланды, гомуми үтәлеш 7,5% тәшкил итә. Хәзер объектта монолит эшләр һәм кирпеч салу эшләре алып барыла, инженерлык коммуникацияләре үткәрелә. Элегрәк подрядчы «Салават Күпере» торак комплексында поликлиника төзегән иде. Проектның дизайнын «Татинвестгражданпроект» ДУП эшли.
Төзелешне карауда шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Филатов, шәһәрнең Капиталь төзелеш һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Марат Сәмигулин катнашты.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, быел Казанда өч яңа Сәламәтлек саклау объекты барлыкка киләчәк. «Весна» торак комплексындагы 20 нче шәһәр поликлиникасы филиалыннан тыш, «Волжские Просторы» торак комплексында балалар поликлиникасы, ә Идел буе районының Вишневка бистәсендә табиб амбулаториясе төзиячәкләр.