Казан кунакханәләрендә мөселман атрибутикасы һәм хәләл меню барлыкка киләчәк
Денис Гордийко
13-18 май көннәрендә Казанда «Россия
– ислам дөньясы. Kazanforum» XVI Халыкара
икътисади форум узачак. Кичә шәһәрнең кунакларны урнаштыру планлаштырылган кунакханәләрен
карап чыктылар. Янәшәдәге территорияләрнең төзекләндерелүенә һәм кунакханә
номерлары тәрәзәләреннән күренешләргә, шулай ук кунакханәләрдә кирәкле мөселман
атрибутикасы һәм хәләл меню булуга аерым игътибар бирелде. Бу хакта бүген шәһәр
Башкарма комитетында эшлекле дүшәмбедә туризмны үстерү буенча директор Дарья
Санникова хәбәр итте.
«Бездә вакыйгалар программасы бик тыгыз. Kazanforumның
беренче катнашучылары килә инде. Узган ел анда 87 илдән 20 мең кунак килгән
иде. Бер ел эчендә Россиянең ислам дөньясы белән элемтәләре тагын да киңәйде.
Үзара кызыксыну бик зур. Моны без БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясе чараларында,
Күптән түгел Иранга визит барышында үзебез дә күрдек. Моңа безнең рәис зур өлеш
кертә, аны Азия һәм Көнчыгыш илләрендә яхшы беләләр. Ә без, аның командасы
әгъзалары буларак, бу процесста көчебездән килгәнчә катнашабыз һәм Kazanforum кунакларының
Казанда булуы аларның исләрендә бары тик иң яхшы яктан калсын өчен барысын да
эшләячәкбез», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.