Быел Татарстан башкаласында тугыз социаль объект – мәктәп, балалар бакчасы, хастаханәләр, спорт объектлары һәм лагерьлар төзү, шулай ук социаль инфраструктурага масштаблы капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Эшләр милли проектлар, республика һәм шәһәр программалары кысаларында башкарылачак. Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казанның социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Илья Коротихин җентекләп сөйләде.
«Безнең бурыч – социаль инфраструктураны яңарту темпларын киметмәү, без узган ел Брикска әзерлек нәтиҗәсендә шактый җитди темп җыйдык. Без Идел буе федераль округында гына түгел, миллионлы шәһәрләр арасында да лидерлыкны саклап калабыз. Әлбәттә, җәяләр тышында Мәскәү һәм Петербургны калдырабыз, чөнки бу Россия субъектлары. Әмма алар да безнең өчен ориентир, шул исәптән эштә дә», – дип билгеләде Казан мэры.
Социаль өлкәдә төзелә һәм ремонтлана торган кайбер объектларда эшләр берничә ел дәвамында башкарылачак. Зур мәйданнар аркасында алар күчеп бара торганга әйләнәчәк. «Тугыз яңа социаль объект һәм 45 капиталь ремонт – зур бурыч, аны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, объектларның бер өлеше күчә торган булачак. Шул ук вакытта кайбер объектларда уку һәм дәвалау процесслары өзелмәячәк», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Шулай итеп, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты буенча «Җәй» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелә башлаячак. Мәйданы 24,6 мең кв.м булган дүрт катлы бинада икешәр спорт залы һәм бассейн, шулай ук актлар залы һәм 612 урынлык ашханә урнаштырылачак.
«33 нче хәрби шәһәрчек» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзеләчәк. «Балаларга комфортлы булсын өчен ул уңайлы һәм заманча җиһазлар, спорт инвентаре белән җиһазландырылачак», – диде Илья Коротихин.
«Озак һәм актив яшәү» милли проекты буенча Вишневка торак массивында гомуми практика табибы һәм педиатр үзәген төзү планлаштырылган. Бер сменага 400 һәм 200 пациентка исәпләнгән тагын ике поликлиниканы «Весна» ТКсында һәм «Волжские просторы»да төзиячәкләр.
18 нче хастаханәнең кабул итү-диагностика бүлеген төзүне дәвам итү өчен республика бюджетыннан финанслау бүлеп бирелде. Объектны 2026 елда тапшырырга планлаштыралар, дип ассызыклады департамент директоры.
Спорт объектларына килгәндә, Копылов урамында Футболны үстерү үзәге төзелеше дәвам итә. Аны «Физик культура һәм массакүләм спортны үстерү» федераль проекты кысаларында төзиләр. Салават Күперендә Мастерлар урамында «ФИЗРА спорт үзәге» физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзеләчәк.
Актив тормыш рәвешен алып бару өчен быел биш универсаль спорт мәйданчыгы булдырылачак. Шуларның дүртесе мәгариф учреждениеләре – 14 нче гимназия, 17, 22 һәм 120 нче мәктәпләр территориясендә урнашачак. Тагын бер универсаль спорт мәйданчыгы «Смена» спорт мәктәбе территориясендә төзеләчәк.
2013 елдан республика программасы буенча Казан районнарында барлыгы 129 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, дип аныклады Илья Коротихин.
«Нармонка» балаларны сәламәтләндерү лагерен реконструкцияләү дәвам итә. Иске биналар урынында яңа йокы корпуслары төзелә. Лагерьда клуб, ашханә, медпункт, спорт мәйданчыклары урнашачак. Финанслау бүлеп бирелгәндә, проектны гамәлгә ашыру 2027 елга кадәр исәпләнгән.
«Нармонка» лагеренда капиталь ремонт кына түгел, ә нульдән капиталь төзелеш алып барыла. Шуңа күрә эшләр бу сезонда да, киләсе сезонда да башкарылачак», – дип йомгаклады сүзен Илсур Метшин.