Татарстанда 25 декабрьдән янгынга каршы махсус режим гамәлгә керә. Пиротехниканы куллануга чикләүләр 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. Шулай ук бәйрәм мәйданчыкларында булу иминлеге, җәмәгать тәртибен саклау һәм юлларда куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым игътибар биреләчәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов хәбәр итте.
Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, мәйданчыкларга Татарстан Республикасы башкаласында яшәүчеләрнең һәм кунакларның иң күп килүе 24 декабрьдә, төп чыршы шәһәрчеген ачу һәм Яңа елны бәйрәм итү көнендә – 31 декабрьдә көтелә. Моннан тыш, вәзгыять каникулларның беренче көннәрендә дә сакланачак.
Шәһәр мэры Илсур Метшин тиешле ведомстволарга – эчке эшләр идарәсенә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, шулай ук сәламәтлек саклау учреждениеләренә – һәр бәйрәм мәйданчыгында, видеокүзәтү һәм террорчылыкка каршы чараларны да кертеп, куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча комплекслы эшләр башкарырга кушты.
Ачык киңлекләрдә булган вакыйгаларга барганда җылырак киенергә киңәш ителә.
Шәһәрнең теге яисә бу участокларында хәрәкәтне чикләү турындагы карарны ЮХИДИ бәйрәм итү урыннарына якын урнашкан юл вәзгыятеннән һәм куркынычсызлык таләпләреннән чыгып кабул итәчәк, дип йомгаклады Азат Абзалов.