Равил Мөдәрисов көндәшлек сәясәте һәм Казанның сатып алу эшләре буенча дирекция башлыгы итеп билгеләнде
Марат Мөгыйнов
Көндәшлек сәясәте һәм Казанның сатып алу эшләре дирекциясе белән Равил Мөдәрисов идарә итә башлады. Бу турыда эшлекле дүшәмбедә шәһәр мэры Илсур Метшин игълан итте.
Шәһәр башлыгы Равил Мөдәрисовның әлеге бүлекчәдә 2015 елда эшли башлавын билгеләп үтте. Соңгы 1 ел ярымда ул – бүлекчәнең беренче урынбасары вазифасын башкарды.
«Кешеләрнең шәһәр структурасында 10 елдан да кимрәк вакыт эчендә гади хезмәткәрдән җитәкче югарылыгына күтәрелә алуының ачык мисалы бу. Уңышлар һәм Казан һәм шәһәр халкы файдасына нәтиҗәле эш телик», – дигән сүзләрен җиткерде шәһәр башлыгы.