БРИКС+ илләре шәһәрләре ассоциациясе оешуын дөньяның төрле илләреннән 100 дән артык муниципалитет хуплады. Бу хакта Казан вице-мэры Евгения Лодвигова хәбәр итте. Ассоциациянең 21 июньдә Казанда узачак беренче гамәлгә кую җыелышында катнашу өчен Бразилия, Һиндстан, Иран, Кытай, Көньяк Африка, Төркия, Чили, Марокко, Әзербайҗан, Казахстан һәм башка илләрдән вәкилләр киләчәк.
Быелның февралендә ассоциация оештыру турында Казан мэры Илсур Метшин Мәскәүдә РФ Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә БРИКСта катнашучы илләр илчеләре алдында чыгыш ясаганда белдерде. Очрашу илнең тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков, академия ректоры Александр Яковенко, Бразилия, БГӘ, Һиндстан, КХР һәм Мисыр илчелекләре вәкилләре катнашында узды.
«Дустанә илләр муниципалитетларының халыкара аренада үз тавышы булырга тиеш. Без бик озак көнбатыш калькалары буенча яшәдек. Әмма безнең актуаль урбанистик проблемаларны хәл итүдә зур мирасыбыз һәм бай тәҗрибәбез бар. Һәм бүген тагын да активрак хезмәттәшлек, үзара баету, үсеш өчен икътисадый, мәдәни һәм фәнни багланышларны җайга салу өчен вакыт җитте. Бүген мондый структураны булдыру кирәклеге ачык күренә», – диде Татарстан башкаласы башлыгы.
Илсур Метшин БРИКС илләренең илчеләренә фикерне хуплауны сорап мөрәҗәгать итте һәм дустанә илләр вәкилләрен БРИКС илләре Ассоциациясенең беренче гамәлгә кую җыелышына чакырды. Шул ук вакытта киләсе чара форматы буенча бу берләшмәгә керүче илләр катнашы белән генә чикләнми, шуңа күрә аның статусы «БРИКС+» буларак билгеләнде.
Евгения Лодвигова ачыклык керткәнчә, хәзерге вакытта шәһәр мэрларыннан Казанга килү буенча ризалыклар килүе дәвам итә, шуңа күрә гамәлгә кую җыелышында катнашучыларның исемлеге соңрак формалаштырыла. Әмма инде хәзер үк чараның вәкиллекле булачагын һәм төрле илләрнең мәнфәгатьләрен чагылдырачагын әйтергә мөмкин.