(Казан
шәһәре KZN.RU, 20 нче ноябрь, Камилә Вилданова). Казанда
кар җыю өчен яңа җиһазлар, шул исәптән Порт һәм Несмелов урамнарында ике кар
эретү камерасы барлыкка килде, алар тиздән кулланыла башлаячак. Бу хакта
эшлекле дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Һава торышы фаразларына караганда, тиздән
кыш башланачак. Иртәгә инде буран һәм кар вәгъдә итәләр. Алдан шәһәр штабында без барлык мәсьәләләрне җентекләп
тикшердек: подрядчыларның, бина хуҗаларының әзерлеге, шулай ук идарәче
компанияләргә төзекләндерү кагыйдәләре һәм аларның җаваплылыгы турында
искәрттек. Инфраструктура артты, Порт һәм Несмелов урамнарында ике яңа кар эретү камерасы барлыкка килде. Моннан тыш, җиһазларга
яңа технологияләр кертелә. Без кәгазь кар талоннарыннан киттек. Бу кар чыгару
тизлеген арттырыр дип өметләнәбез», – диде Илсур Метшин.
Бүгенге
көндә Казанда җиде стационар кар эретү станциясе бар, анда 11 камера урнашкан:
Порт, Несмелов, Воровский, Васильченко, Тула, Гадел Кутуй урамнары һәм Җиңү
проспекты буенча. Барлык объектларның гомуми проект җитештерүчәнлеге тәүлегенә
6,3 мең тонна тәшкил итә. Бер камера тәүлегенә 574 тонна кар эретә дип
исәпләнә.